Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дулкыннар” республика бәйгесенең муниципаль этабы

10 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" республика бәйгесенең муниципаль этабы булды. Бәйге Хәсән Туфан иҗатына багышланган иде. Укучылар сәнгатьле итеп әдипнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, конкурска Хәсән Туфан әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Бәйгенең оештыру комитетына тәкъдим ителгән эшләр 4 номинацияга бүлеп бәяләнде, җиңүчеләр билгеләнде....

10 гыйнварда Балалар иҗат үзәгендә "Дулкыннар" республика бәйгесенең муниципаль этабы булды. Бәйге Хәсән Туфан иҗатына багышланган иде. Укучылар сәнгатьле итеп әдипнең шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә иҗат ителгән җырларны башкардылар, конкурска Хәсән Туфан әсәрләре буенча ясалган рәсемнәрен тәкъдим иттеләр. Бәйгенең оештыру комитетына тәкъдим ителгән эшләр 4 номинацияга бүлеп бәяләнде, җиңүчеләр билгеләнде.

Вокал номинациясендә кечкенәләр төркемендә Райнур Мансуров (Юлбат урта мәктәбе), уртанчылар төркемендә Ләйсән Гусамова ( Балалар иҗат үзәге) җиңү яулады.

Вокаль ансамбльләрдә 2 урын кызлар ансамбле (Югары Симет урта мәктәбе), 3 урын - Трио (Шекше урта мәктәбе) бирелде.

Нәфис сүз, конферанс номинациясендә урыннар түбәндәгечә бүленде:

кечкенәләр төркеме:

1 урын - Валиева Алсу, Олы Арташ төп мәктәбе,

2 урын - Мингазова Сөмбел, Шәмәрдән лицее, Фатыйхова Миләүшә, Тимершык урта мәктәбе,

3 урын - Фаваризова Ралинә, Шекше урта мәктәбе, Җиһаншина Илзирә, Саба гимназиясе,

Нәфис сүз, конферанс номинациясе, уртанчылар төркеме:

1 урын - Мусина Ләйсән, Сәләтле балалар интернат-мәктәбе,

2 урын - Арикеева Гөлүсә, Завод-Нырты урта мәктәбе, Гәрәева Эльвина, Шәмәрдән лицее,

3 урын - Зиннатова Әдилә, Шекше урта мәктәбе, Кәримова Рузинә, Олы Кибәче урта мәктәбе,

Рәсем номинациясе, кечкенәләр төркеме:

1 урын - Хабибрахманов Әлфис, Олы Арташ төп мәктәбе, Салахова Диана, Саба гимназиясе,

2 урын - Шәймиева Алсу, Завод-Нырты урта мәктәбе, Галимҗанова Азалия, Сәләтле балалар мәктәбе,

3 урын - Мансуров Райнур, Юлбат урта мәктәбе, Әхәтова Гөлдания, Явлаштау урта мәктәбе.

Рәсем номинациясе, уртанчылар төркеме:

1 урын - Лукина Милена, Иштуган урта мәктәбе, Шәрифуллин Фанзиль, Түбән Шытсу урта мәктәбе,

Әхмәтшина Зәлия, Шекше урта мәктәбе,

2 урын - Гатауллина Алинә, Саба гимназиясе, Салихова Динара, Саба гимназиясе,

3 урын - Шакирова Гөлназ, Олы Кибәче урта мәктәбе, Фәйзуллина Инзилә, Завод-Нырты урта мәктәбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев