Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дума депутаты – Сабада

Узган чәршәмбедә Сабага эш визиты белән Россия Дәүләт Думасы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Виктор Пешков килде.

Бу инде быел депутатның районыбызда икенче тапкыр булуы. Шуннан соң узган 6 айда эчендә Виктор Пешков журналистлар белән очрашуында районның социаль үсешендә үзгәрешләрнең күзгә күренүе турында сөйләде. "Гомумән, Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда куелган бурычларны уңышлырак башкарып чыга, республика үсә, ныгый, халыкны эш белән тәэмин итү мәсьәләсе дә уңай якка үзгәрә",- диде. Шулай да кризис үзен сиздерми калмый. Депутат сөйләвенчә, соңгы вакытта Россиядә бензин ягулыгы куллану кимегән, бу исә халык автомобильләрдә сирәгрәк йөри, азрак сатып ала башлаган дигәнне аңлата икән. Журналистлар соравына җавап биреп, В.Пешков массакүләм мәгълүмат чараларының 90 процентка якыны дәүләт тарафыннан яклануын, район матбугатының үстерелергә тиешлеген белдерде. Шулай ук "Яровая кануннары"на, мәгарифкә карата да фикерләрен белдерде, буш вакытында үзенең җирдә эшләргә яратуы хакында әйтеп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев