Дәваланырга теләмәүләре сагайта
27 майда балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән киңәйтелгән утырышында Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлегеннән кергән 26 материал каралды. Һәрбер утырышта әти-әнинең замана чире булган эчкечелеккә бирелүе нәтиҗәсендә социаль яктан авыр шартларда калган балалар мәсьәләсе күтәрелә. Һәр бала ата-ананың җылы кочагында, ныклы кайгыртуда үсәргә...
27 майда балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендә үткән киңәйтелгән утырышында Эчке эшләр министрлыгының муниципальара бүлегеннән кергән 26 материал каралды. Һәрбер утырышта әти-әнинең замана чире булган эчкечелеккә бирелүе нәтиҗәсендә социаль яктан авыр шартларда калган балалар мәсьәләсе күтәрелә. Һәр бала ата-ананың җылы кочагында, ныклы кайгыртуда үсәргә тиеш тә бит, югыйсә. Кызганыч, районыбызда бала тәрбияләү мәсьәләсенә салкын караган, аракы йогынтысы белән тирән упкынга тәгәрәүче гаиләләр күп. Комиссиядәгеләрне бигрәк тә: "Дәвалануга барасыңмы, әллә балаларыңнан мәхрүм каласыңмы?", - дигән сорауга, кырт кисеп:"Дәвалануга бармыйм",- дип җавап бирүче аналар сагайта. Мәсәлән, Сабадан балигъ булмаган ике бала анасы Гөлфия (исем үзгәртелде) туры юлга басарга ашкынып тормый. Даими эчкечелек белән шөгыльләнүче хатынга берьюлы ике беркетмә төзелгән. Балигълык яшенә кермәгән балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән ана бу юлы 200 сум штраф түләячәк. Алга таба да уңай якка үзгәреш булмаса катгыйрак чара күреләчәк. Татар Икшермәсе авылыннан яшьнәп яшәр чагын аракы сөреме белән уздыручы хатын-кызның да ана булу бәхетен сабыйларында күрмәве аяныч. Ул да аек булмаган хәлдә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып, 200 сум штрафка тартылды. Сабада балаларын ялгызы тәрбияләүче ир-ат комиссия каршына килгән саен бүтән кабатланмаячагына вәгъдә биреп китсә дә, хокук бозулар күзәтелеп тора.
Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.
Фәридә Вилданова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев