Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт: Россия халкы Конституциягә төзәтмәләр кертүгә битараф түгел

Гражданнарның 70 проценты тавыш бирүдә катнашырга ниятли.

Конституциягә төзәтмәләр буенча булачак тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, ил гражданнарының күпчелеге сайлау участокларына килергә җыена. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод шундый фикер белән уртаклашты.

«Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге 12 мартта үткәргән сораштырудан күренгәнчә, сораштырылучыларның 45 проценты сайлау участокларына киләчәген төгәл әйткән, тагын 24 проценты: „Мөгаен, килербез“, — дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер», — диде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне иҗтимагый палата, сәяси партия, иҗтимагый оешма вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар да катнаша ала, шулай ук видеокүзәтү куллану хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләүдә җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Искәртеп узабыз, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев