Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эксперт: Табиб билгеләнмичә дарулар алу дәвалауны катлауландырачак кына

Препаратларны контрольсез куллану диагнозны дөрес куюны кыенлаштыра.

Табиб консультациясеннән башка профилактика цчен дарулар кабул итү рөхсәт ителми. Препаратлар дөрес кулланмаганда организмга зыян китерергә мөмкин. Бу хакта "Таттехмедфарма" генераль директоры Олег Акберов Андрей Кузьминга интервьюда сөйләде.

"Дару препаратларының билгеле бер химик составы бар, аларны контрольсез кабул итү организмга зыян китерергә мөмкин. Моннан соң нәтиҗәле дәвалау күпкә кыйммәткәрәк чыгачак, - диде Акберов.

Шул ук вакытта, препарат тәэсирендә булган кешегә дөрес диагноз кую катлаулы. Иртәме-соңмы ул авырып, катлауланган диагноз белән медучреждениегә киләчәк.

"Кайвакыт кеше хастаханәгә үз-үзен дәвалаганнан соң мөрәҗәгать итә, 5-10нчы көндә стационарга килә һәм табибларны кыен хәлдә калдыра. Ул өендә зур дозада төрле препаратлар кулланганнан соң, аны ничек дәваларга кирәклеге аңлашылмый. Аны нәрсә белән дәваларга - катлаулы мәсьәлә. Косилиумга һәм яңа препаратларны сайлап алуга вакыт үтә, эш катлаулана ", - дип уртаклашты генераль директор.

Саф һавада йөрү, С витамины белән баетылган эчемлекләр куллану, йокы һәм ялның дөрес режимы - ОРВИның профилактикасы булып тора, дип саный эксперт.

Фото: Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев