10 ноябрь 2020 яңалыклары
-
11 ноябрьдә Татарстанда кар һәм бозлавык булыр дип фаразлана
Һава температурасы +1 һәм -1 градус аралыгында тирбәләчәк.
-
Ленара Мозаффарова: Яңа елдан Пенсия фонды халыкны кабул итү пунктларын ябачак
Пенсия фонды хезмәтләреннән файдалану өчен кәгазь гаризаларны күп функцияле үзәкләргә тапшырып булачак.
-
В Общественной палате РТ состоится прием граждан по актуальным вопросам в сфере ЖКХ
11 ноября 2020 года с 09.00 до 12.00 в Общественной палате Республики Татарстан состоится прием граждан по актуальным вопросам в сфере ЖКХ. Прием будут осуществлять члены Комиссии Общественной палаты Республики Татарстан по общественному контролю и эксперты по адресу: Республика Татарстан, г. Казань, ул. Батурина, 7, кабинет 136.
-
«Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәге Россиядә органик продукцияне сертификацияләү буенча бишенче аккредитацияләнгән орган булды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар. Бу - яшел фонда рус һәм инглиз телләрендә «Органик» сүзе язылган, шулай ук сатып алучыга җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган QR-код куелган ак яфрак рәвешендәге махсус тамга.
-
5нче ноябрь кичендә Шекше мәдәният йортында “Зиләйлүк” үзешчән татар фольклор коллективының юбилей кичәсе узды
“Халыкның җаны-фольклорда”- чараның исеме үк аның төп асылын ачып сала. Саба районының бик күп авылларында халкыбызның тиңсез хәзинәләре булган- җыр, бию, йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен тамашачыга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баручы коллективлар бар. Күпсанлы республикакүләм, төбәкара, халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты “Зиләйлүк” шундый иҗат төркемнәренең берсе.
-
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзорда коронавируска ПЦР-тестларның төгәллеген аңлаттылар
Татарстанда биш шәхси лаборатория һәм 14 дәүләт оешмасы эшли, аларга ПЦР-тестлау һәм аның анализын үткәрергә рөхсәт ителә.
-
Метшин Татарстан җитәкчеләренең медианәтиҗәлелеге рейтингында беренче урынны били
Шәһәр башлыгы белән бәйле төп мәгълүмати сылтаулар арасында Казан шәһәр Думасына сайлаулар, Татарстан башкаласында яңгыр канализацияләре һәм транспорт эшен атап үтәргә мөмкин.
-
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Сез үзегезне авыр, игелекле хезмәткә багышладыгыз. Хезмәтегез – район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гаранты. Ныклык, сабырлык, җаваплылык күрсәтеп, сез законлылык һәм тәртип сагында торасыз. Профессионализм, эшкә намуслы карашыгыз җинаятьчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
-
Татарстанда миллионнан артык ПЦР-тестлар уздырганнар
Узган тәүлектә Covid-19гаа республиканың 7 меңгә якын кешесен тикшерделәр.
-
Бүген район башлыгы Рәис Миңннеханов Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Үз вазифасын иң яхшы башкаручылар бәйрәм көнне бүләкләргә дә ия булды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов һәм участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Илнар Нигъмәтҗанов Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин, полиция майорлары Айнур Гафиятуллин, Алина Романова, Айнур Шәрәфиев, полиция капитаны Фәнил Хәбибуллин, полиция старшинасы Алмаз Мулләхмәтов – II дәрәҗә, полициянең өлкән сержанты Илназ Моталлапов III дәрәҗә “За отличие в службе” медале белән бүләкләнделәр.
-
Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган
Фаҗига бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейская бистәсендә килеп чыккан.
-
Татарстан эшмәкәрләрен пандемия чорының таләпләре һәм мөмкинлекләре турында фикер алышырга чакыралар
Форум 11-12 ноябрьдә онлайн-марафон форматында узачак.
-
Миңнеханов Татарстанда кайсы очракта гомуми чикләүләр кертеләчәге хакында сөйләде
Республика Хөкүмәте йортында видеоконференция элемтәсе режимында киңәшмә узды.
-
Төбәктә яңа сыер торагы төзелеше
Төбәк авылында 400 башка исәпләнгән яңа сыер торагы төзелеше дәвам итә.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда коронавируска бәйле вазгыятькә аңлатма бирде
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең республикадагы идарәсе белгечләре бер атна эчендә 651 объектны тикшергән, шуларның 51ендә коронавирусны кисәтү таләпләренең бозылуы ачыкланган.