Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бүген район башлыгы Рәис Миңннеханов Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Үз вазифасын иң яхшы башкаручылар бәйрәм көнне бүләкләргә дә ия булды. ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Марат Гаязов һәм участок вәкаләтлесе, полиция капитаны Илнар Нигъмәтҗанов Эчке эшләр министрлыгының I дәрәҗә, полиция подполковнигы Фәрит Гатауллин, полиция майорлары Айнур Гафиятуллин, Алина Романова, Айнур Шәрәфиев, полиция капитаны Фәнил Хәбибуллин, полиция старшинасы Алмаз Мулләхмәтов – II дәрәҗә, полициянең өлкән сержанты Илназ Моталлапов III дәрәҗә “За отличие в службе” медале белән бүләкләнделәр.

Участок вәкаләтлесе, полиция майоры Марат Гатинга “ТР Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе тапшырылды. Эчке хезмәт подполковнигы Данил Фәттахов Саба муниипаль районының Мактау грамотасы, полиция майоры Руслан Закиров Саба муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Бәйрәм чарасында район суды рәисе Дамир Сабиров, прокурор урынбасары Рәшит Ахунов, җәмәгать советы рәисе Рөстәм Исмәгыйлов, бүлекнең ветераннар советы рәисе Илдар Гатауллин катнашты.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев