Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

5нче ноябрь кичендә Шекше мәдәният йортында “Зиләйлүк” үзешчән татар фольклор коллективының юбилей кичәсе узды

“Халыкның җаны-фольклорда”- чараның исеме үк аның төп асылын ачып сала. Саба районының бик күп авылларында халкыбызның тиңсез хәзинәләре булган- җыр, бию, йола-бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен тамашачыга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып баручы коллективлар бар. Күпсанлы республикакүләм, төбәкара, халыкара бәйге-фестивальләр лауреаты “Зиләйлүк” шундый иҗат төркемнәренең берсе.

undefined

Коллективны бәйрәме белән хөрмәтле кунаклар- Саба районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге начальнигы Р.Ф.Заһидуллин, әйдәп баручы методист З.К.Маликова тәбрикләде. Иске Икшермә, Юлбат, Югары Симет, Югары Шытсу, Иштуган, Явлаштау мәдәният йортлары һәм Иләбәр, Өтернәс авыл клублары җитәкчеләре һәм үзешчәннәре дә матур теләкләрен җиткереп, бүләкләр тапшырдылар, музыкаль  чыгышлар ясадылар. Котлау сүзләрен тамаша залына килгән авылдашлар һәм якташлардан да кабул итеп алдык. Әлеге кичә Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Сәрдә авыл клубы һәм Шекше китапханәсе мөдирләре белән берлектә оештырылды. Кунакларны “Назалы” уенына чакырып фойеда ук “Зиләйлүк” үзешчәннәре каршы алды, авыл уңганнары әзерләгән кул эшләреннән күргәзмә куелды, ә Нуркыя Хәлиуллиа тарафыннан фетр һәм фоамираннан татар милли бизәге формасында ясалган бүләкләр кичәгә килүчеләргә истәлек буларак  тапшырылды.

Ихтирам белән Шекше мәдәният йорты һәм "Зиләйлүк" фольклор коллективы җитәкчесе Ләйсән Азат кызы Хисмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев