Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарь

Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Сез үзегезне авыр, игелекле хезмәткә багышладыгыз. Хезмәтегез – район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гаранты. Ныклык, сабырлык, җаваплылык күрсәтеп, сез законлылык һәм тәртип сагында торасыз. Профессионализм, эшкә намуслы карашыгыз җинаятьчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.

Сез һәрчак үз бурычларыгыз югарылыгында булып, граҗданнарның иминлеген, җәмәгать тәртибен саклауда, вакыт белән исәпләшмичә, максатчан эш алып барасыз, һәртөрле хокук бозу күренешләрен булдырмау максатында нәтиҗәле профилактика чаралары үткәрәсез. Саба эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең эше алга таба да иң югары һөнәри таләпләргә туры килер дип ышанабыз. Эчке эшләр хезмәткәрләренең барысына да Ватанга хезмәттә уңышлар, югары оптимизм, шулай ук ветераннарга нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, һәркемгә иминлек, бәхет телибез. 

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев