Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәге Россиядә органик продукцияне сертификацияләү буенча бишенче аккредитацияләнгән орган булды

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар. Бу - яшел фонда рус һәм инглиз телләрендә «Органик» сүзе язылган, шулай ук сатып алучыга җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган QR-код куелган ак яфрак рәвешендәге махсус тамга.

«Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәге Россиядә органик продукцияне сертификацияләү буенча аккредитацияләнгән бишенче орган булды.

 Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елның 1 гыйнварыннан органик продукция турында законның үз көченә керүен искәртә. Үсемлекчелек, терлекчелек продукциясен, органик азык-төлек продуктларын һәм азык җитештерүчеләрне сертификацияләү эшләре Татарстан Республикасында гамәлдә булган «Татарстанның органик продукты» ирекле сертификацияләү системасы кысаларында башкарыла, ул органик үсемлекчелекне, гөмбәләр җитештерүне, терлекчелекне, умартачылыкны, аквакультура объектын тотуны, үрчетүне, органик азык-төлек продуктларын һәм азык җитештерүне үз эченә ала.

 «ОРГАНИК» Россия тамгасын ала торган органик продукция җитештерү критерийлары “ГОСТ 33980-2016 Органик продукция җитештерү. Җитештерү, эшкәртү, маркировкалау һәм сату кагыйдәләре” дәүләтара стандарты белән билгеләнгән.

Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линия телефоны - 9-800-444-16-70 яисә “Тест-Татарстан” РСМЦ” АҖендә 8(843)-295-42-24 телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев