Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

11 ноябрьдә Татарстанда кар һәм бозлавык булыр дип фаразлана

Һава температурасы +1 һәм -1 градус аралыгында тирбәләчәк.

Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласы халкын һава шартларының начараюы турында кисәтә. 11-нче ноябрьдә төньяк-көнбатыштан тизлеге секундына 16 метрга җитүче көчле җил, Казанда секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, дип фаразлана. Вакыты белән бераз кар явачак, күз күреме 1-2 чакрымга кадәр начарлана, юлларда бозлавык көтелә.

Казанда бүген төнлә һава температурасы минус 1 минус 3 градусны тәшкил итәчәк, көндез һава температурасы +1 дән минус 1 градуска кадәр булачак.

Тулаем алганда, республика буенча һава температурасы чәршәмбегә каршы төндә минус 1-дән минус 6 градуска кадәр, көндез +2-дән минус 3 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: Марат Мугинов

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев