Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда янгында биш ир-ат һәлак булган

Фаҗига бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Адмиралтейская бистәсендә килеп чыккан.

Бүген иртәнге дүртләр тирәсендә Казанның Адмиралтейская бистәсендә ташландык бинада янгын чыга. Биредә биш ир-ат мәете табыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.


Якынча белешмә буенча, мәрхүмнәр барысы да өлкән яшьтәге кешеләр.

Фаҗига урынына Казан прокуроры Олег Дроздов, район прокуроры Эльдар Сабиров барган. Күзәтчелек органы янгын сәбәпләрен ачыклый, иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерә.

Фото: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев