Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел башыннан районда 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән

"Өченче буын университеты" проекты кысаларында өлкәннәр Саба гимназиясендә компьютер серләренә төшенә. Саба ветераннар оешмасына килеп, укырга теләк белдереп язылган пенсионерларның барысын да Фидан Хафизов компьютерда эшләргә өйрәтә. Өлкән буын вәкилләре балалар кебек, аларга кат-кат яннарына килеп, сабыр гына аңлатырга кирәк. Бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкару өчен күп сабырлык кирәк. Фидан...

"Өченче буын университеты" проекты кысаларында өлкәннәр Саба гимназиясендә компьютер серләренә төшенә. Саба ветераннар оешмасына килеп, укырга теләк белдереп язылган пенсионерларның барысын да Фидан Хафизов компьютерда эшләргә өйрәтә. Өлкән буын вәкилләре балалар кебек, аларга кат-кат яннарына килеп, сабыр гына аңлатырга кирәк. Бу вазыйфаны җиренә җиткереп башкару өчен күп сабырлык кирәк. Фидан өлкәннәрне хөрмәт итеп аралаша, тәртипләп барысын да аңлата. Интернеттан түләүләр кертергә, күпме салым түләгәнлекне карарга, бер-беребезгә хатлар язарга, флешкадан күчерергә, рәсемнәр ясарга, яңа технологияләр белән ниләр эшләп булганлыгын күрсәтеп, һәр пенсионерга төшендерә. Директор Айгөл Хәнәфиеваның имзасы белән һәр пенсионерга белем алуы турындагы сертификат та тапшырылды. Белгән саен күбрәк беләсе килә, кабат йөрергә теләк белдерүче пенсионерлар да күп булды. Алга таба да эшләре дәвамлы булсын.

Ел башыннан районда 300 өлкән кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән. 54 сәгатьлек программа үтеп, 200гә якын кеше сертификат алган.

Фәния Шәмсетдинова.

Саба шәһәр җирлеге ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X