Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ел дәвамында район юлларында 158 йөртүче исерек хәлдә тоткарланды: 115е правасыннан мәхрүм ителде, калганнары сак астына алынды

Транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручыларга җәза бик кырыс хәзер. Кагыйдәне шушы рәвешле тупас бозучы 1,5-2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф тули. Шуңа да карамастан, руль артына исерек килеш утырырга батырчылык итүчеләр табыла тора. Юлларда кешеләр тормышына шушы рәвешле гаять...

Транспорт чаралары белән спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә утыручыларга җәза бик кырыс хәзер. Кагыйдәне шушы рәвешле тупас бозучы 1,5-2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә һәм 30 мең сум штраф тули. Шуңа да карамастан, руль артына исерек килеш утырырга батырчылык итүчеләр табыла тора. Юлларда кешеләр тормышына шушы рәвешле гаять дәрәҗәдә җавапсыз караучыларны ачыклау максатында агымдагы ел башыннан үткәрелгән рейдларда "Саба таңнары" журналистлары да катнашты. Рейдлар барышында дистәләгән автомобиль йөртүчеләр белән сөйләшергә туры килде. Барысы да исерекләрне гаепли, аларны җәмәгатьчелек алдында оялтырга кирәклеген таный. Дөрес, алкотестер тискәре нәтиҗә күрсәткәннәр үзләрен гаепле хис итүдән бигрәк, ЮХИДИ хезмәткәрләренең көтмәгәндә килеп чыгуына аптырый. Кагыйдәгә мондый мөнәсәбәт яшәве әле руль артында аек булуның инспектор өчен түгел, ә йөртүченең үзе, аның янәшәләрендәгеләр өчен кирәклеген һәркемнең дә аңлап бетермәве турында сөйли. Шулай булмаса, 2014 ел дәвамында район юлларында 158 йөртүче исерек хәлдә тоткарланмас иде. Аларның 115е правасыннан 1,5 елга мәхрүм ителде, калганнары сак астына алынды.

Ни кызганыч, руль артына спиртлы эчемлек кулланган хәлдә әле балигълык яшеннән чыгып җитмәгәннәр дә утырырга күп сорамый. Шундый "лихач"ның берсен - 1997 елгы Р.ны ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторы 17 декабрьгә каршы төндә Саба урамында тоткарлады.

Ә районыбызда яшәүче хатын-кызларның авызыннан хәмер исе килеп торган хәлдә машина йөртүенә ышанасы да килми хәтта. Кит моннан, булмаганны, диярләр берәүләр. Әмма ноябрьнең соңгы көнендә булган юл-транспорт вакыйгасы моңа ышанырга мәҗбүр итә. Өтернәс авылында яшәүче 1984 елгы хатын-кыз автомобильдә каршысына килүче машинага килеп бәрелә һәм авария урыныннан качып китә. Соңыннан аның канында шактый микъдарда алкоголь табыла. Шуңа күрә җәмәгать судьясы С.ны правасыннан 2,5 елга мәхрүм итү турында карар чыгарды. Бер елы авария урынын калдырып киткән өчен өстәлде. Әлбәттә, 30 мең штрафны да түлисе.

Административ җавап­лы­лык­ка тартылучылар арасында моны эшләүне сузып йөрүчеләр дә бар. Бу инде кесәдән икеләтә күбрәк акча чы­гару дигән сүз. Әйтик, штрафларын вакытын­да түләмәгәннәре өчен быел 11айда 145 йөртүче административ җаваплылыкка тартылды. Шуларның 97се янә штрафка тартылды, 26сы сак астына алынды. Калган материаллар судта каралу стадиясендә.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев