Елак чорга җырлап керик: көзге депрессиягә ничек бирешмәскә? (КИҢӘШЛӘР)
Җәйнең соңгы атнасын ваклап бетереп, көзгә аяк басар вакыт җитә. Әбиләр чуагы, көзге уңыш, кышка әзерлек вакыты хатын-кыз өчен елның күңелле мәле. Тик яңгырларга бай көз, кайчак түгеләм дип торган хатын-кызга, юк-бар өчен дә кәеф төшереп, күңелсезлеккә бирелү чорына да әйләнергә мөмкин. Шулай да күңел төшенкелегенә бирешмичә, елак көзгә иярми,...
Җәйнең соңгы атнасын ваклап бетереп, көзгә аяк басар вакыт җитә. Әбиләр чуагы, көзге уңыш, кышка әзерлек вакыты хатын-кыз өчен елның күңелле мәле. Тик яңгырларга бай көз, кайчак түгеләм дип торган хатын-кызга, юк-бар өчен дә кәеф төшереп, күңелсезлеккә бирелү чорына да әйләнергә мөмкин. Шулай да күңел төшенкелегенә бирешмичә, елак көзгә иярми, ничек тыныч һәм рәхәт кенә яшәргә соң?
Көзге депрессия, күңел төшенкелеге, әлбәттә, хатын-кызларга гына хас нәрсә түгел, белгечләр фикеренчә, әлеге халәт 40 процент халыкка хас. Аннан котылырга җыенганчы, аның сезгә хасмы икәнлеген ачыклау кирәк.
Көзге депрессияне психик авыру белән бутарга кирәк түгел. Көз җитү белән аппетитыгыз төшеп, тиз арып, гадәти башкарган эшләрегез ләззәт бирүдән тыш, авыр йөк булып, сезнең өчен кыенлык тудырган төсле була икән, димәк, сездә «көзге» диагноз.
Күңел төшенкелегенең билгеләре
апатия, актив тормыш алып барудан ваз кичәсе килү халәте;
аралашасы килмәү;
еш кына күңелсезләнү;
тиз үпкәләү һәм кабынып китү;
үз-үзеңә урын таба алмау;
игътибарлылык кимү;
ял иткәч һәм йоклаганнан соң да үзеңне арыган кебек хис итү;
йоклап китә алмау, йокысызлык;
аппетитның «уйнавы»: йә бик нык һәм еш ашыйсы килә яки бөтенләй дә ашыйсы килми.
Көзге күңел төшенкелеге халәте өч айга кадәр һәм аннан да күбрәк сузылырга мөмкин. Бу көзнең озынлыгы һәм болытлы көннәрнең күплегенә бәйле. Әгәр кәефсезлек ел фасылына бәйле булмыйча озакка сузыла икән, бу вакытта инде сезгә табибка мөрәҗәгать итеп, тиешле дәвалау чаралары алырга кирәк.
Көзге депрессиянең сәбәпләре
Елның әлеге фасылына магнит давыллары күбрәк туры килә. Бу табигатьтәге атмосфера басымының кискен үзгәреп торуы, һава температурасының иртән һәм кич аермасы шактый зур булу белән бәйле.
Көннең кыскаруы шатлык гормоны - серотонинның аз эшләнеп чыга башлавына сәбәпче була.
Көз - чебешләрне санар чак, диләр. Әгәр ел башында куйган максатларыгызга тулысынча ирешә алмагансыз икән, бу шулай ук күңел төшенкелегенә сәбәпче булырга мөмкин.
Көнлек режимны сакламау, тиешенчә йокламау да кәеф төшенкелегенә китерә. Чөнки көз ул күп кенә отчетлар, йомгаклар вакыты һәм эш өелгән чак.
Ничек котылырга?
1. Күбрәк яктылык кирәк. Көзге күңел төшенкелегенең төп сәбәпләренең берсе - яктылык җитмәү булганлыктан, кояшлы көннәрдә күбрәк урамда йөрергә тырышыгыз. Бүлмәләрдә яктылык сүрән генә булмасын. 18 квадрат метрлы булмәдә үзеңне яхшы хис итү өчен яктылык 250 ваттан да ким булмаска тиеш. Көн яктылыгына охшаган төстәге лампочкалар куллану да файдалы. Әгәр сезнең өчен көз белән депрессия синонимнар икән, берәр кая ял итәргә барып кайту да комачау итмәс.
2. Көнне дөрес башлагыз. Ял көннәрендә иртәнге ашны ашаганнан соң, яңадан караватка аварга уйласагыз, көне буе тора алмый интегәчәксез дигән сүз. Шуңа күрә тәрәзәне ачып, иртәне 15 минут зарядка ясаудан башлагыз. Классик музыка универсаль антидепрессант булып тора. Бәхетсез мәхәббәт турындагы җырларны тыңлаудан туктап, Моцарт, Чайковский, Бетховенны тыңлый башлагыз.
3. Дөрес тукланыгыз. Йокы килеп һәм төшенкелеккә бирелеп интегүчеләр иртән иң беренче эш итеп каһвәгә тотына һәм үзенә зыян гына сала. Иң файдалысы - иртәне солы боткасыннан башлагыз. Фантазиягез кушканча кыланыгыз - шикәр урынына бал кушасызмы, җәйдән әзерләп куелган җиләкләрне өстәп җибәрәсезме - барысы да сезнең файдага булачак. Әгәр тазару куркынычы янамый икән, иртәнге аш вакытында май белән сырлы бутерброд, каймак белән коймак һәм чикләвекләр ашау да зыян итми. Иртән яшел чәй эчү файдалырак. Шулай ук яшел тәмләткечләр, яшелчә, җиләк-җимешләр куллану да кирәк. Бигрәк тә цитрус җиләк-җимеш ашау файдалы, алар нерв системасын һәм иммунитетны ныгыта.
Үзегезнең рационыгызга серотонин (шатлык гормоны) һәм мелатонин (йокы гормоны) барлыкка китерүче ризыкларны кертегез, менә алар: шоколад, сыр, чикләвек, янып торган төстәге яшелчә һәм җиләк җимешләр, балык, диңгез кәбестәсе.
4. Витаминнар кабул итегез. Составында минераллар булган витаминнарга өстенлек бирү яхшы булыр.
5. Психоэмоциональ халәтегезне саклагыз. Тискәре эмоцияләр тудыруга сәбәпче булган хәлләрдән ерак торыгыз. Якыннарыгызның юк-бар зарларын йөрәккә алып, борчылмагыз, ахыры яхшы бетә торган фильмнар карагыз һәм негативтан гына торган хәбәрләрне карамаска, тыңламаска һәм укымаска тырышыгыз.
6. Үзегезгә берәр кызыклы шөгыль табыгыз. Йога, чит тел үзләштерү, машина йөртергә өйрәнү һәм сезнең өчен мөһим булган башка шөгыльләргә керешү өчен көз иң кулай вакыт.
7. Өйдә утырмагыз. Көз мәдәни тормыш гөрли башлаган яңа сезоннар вакыты. Театр, концерт, күргәзмәләргә барып, вакытыгызны күңелле дә, файдалы да итеп уздырырга мөмкин. Күңелегезгә хуш килгән, позитив кешеләр белән аралашыгыз.
8. Суны яратыгыз. Бассейнга йөреп, мунчалар кереп, төрле шифалы тозлар һәм үләннәр салып ваннада ятыр өчен вакыт табыгыз. Юынганда цитрус исле гельләр куллансагыз, кәефегез тагын да күтәрелеп китәр.
9. Күбрәк йоклагыз. Салкыннар башлангач, озаграк йокларга тырышыгыз, чөнки организм бездән шуны таләп итә. Җәй көне 6 сәгать тә җиткән йокы вакытын 8 сәгатькә җиткерү комачау итмәс.
Ни генә дисәң дә, һәр чорның үз матурлыгы һәм үз мәшәкате. Алда санап үткән киңәшләрне истә тотып, елның яңгырларга бай елак чорына елап түгел, җырлап керик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев