Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме?

Бүген эшләп укучы яшьләр бәйрәм итә. Казанда Студентлар отряды көне уңаеннан “Сүз белән түгел, ә эш белән!” чарасы уза. Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме? Шул сорауга җавап эзләп, “ВТ” хәбәрчесе барысына да өлгергән яшьләр белән аралашты. Төзелеш, медицина, мәгариф – бу әле студентлар эшли торган тар­макларның берничәсе генә.

Алар республикада гына түгел, чит тө­бәк­ләргә барып та тир түгә. “Авырлыгы булса да, физик һәм рухи яктан чыныгасың”, – дип сөйли “Казан” студентлар төзелеш отря­ды командиры Булат Низаметдинов. Татарстанда студентлар отрядлары 55 ел элек оешкан. Шул нисбәттән Казанның Яшьләр скверында махсус монумент куярга да ният­лиләр. Аның проектын төзү буенча рес­публикакүләм бәй­ге оештырганнар. Бүген буласы “Сүз белән түгел, ә эш белән!” дип аталган чарада иң яхшыларын сайлап ала­чак­лар. 


Заманасы шул: яшьләр барысы да эш табарга, акча эшләргә тырыша. Студентлар отряды ярдәме белән моңа ирешү җиңелрәк дип сөйлиләр. Бу хакта безгә Казан дәүләт медицина универ­сите­тының “Кыю йөрәк” отряды вәкиле Айгөл Вәлиева сөйләде. Алар Якутскида узган Бөтенроссия студентлар отряды слетында җиңү яулаган.


“Безнең отряд, аңла­шыл­ганча, медицина, педагогика юнәле­шендә эшли. Краснодар өлкәсендә, Кырымдагы санаторий, профилакторийларда һәм балаларны сә­ламәт­ләндерү лагерьларында шәфкать туташы булып эшлибез. Бар кешене дә аңлап, уртак тел табып, үзенә ышаныч яулый белгән табиб кына зур уңышларга ирешә ала. Мисал өчен, Карл Фукс яисә “Ак чәчәкләр” әсәрен­дәге Әбүзәр Гәрәевичны китереп була. Алар кебек булырга телибез, – дип хыяллана Түбән Кама кызы. – Сайлаган һө­нәрем җавап­лы­лык, һәрдаим медицина яңа­лыклары белән танышып, алдынгылардан булуны таләп итә. Ләкин бу әле безгә күңелле ял итү, җә­мәгать эшләрендә катнашу, яңа дуслар белән аралашуга киртә түгел. Шуңа күрә дә мин “Кыю йөрәк” вәкиле булдым. Студотряд көтел­мәгән вакыйгалар алып килә, талантларыбызны ачарга, үс­терергә ярдәм итә”.


Студентлар отрядында эшкә урнаштыру белән генә шөгыль­ләнмиләр. “Җәмә­гать эшләрендә кайныйбыз. Мә­сәлән, ятимнәр йортына барып, андагы бала­ларның кү­ңелен күрергә, төрле бәй­рәмнәр оештырырга ярдәм итәбез, – дип сөйли Айгөл. –  Ки­ләчәгемне медицина эше белән бәйлисем килә. Әлегә нинди табиб буласымны әйтә алмыйм, ләкин үз эшемнең остасы булырмын дип хыялланам. Шулай ук “Кыю йөрәк” студотряды минем тормышымда зур роль уйнаган кебек, мин дә бик күп кешеләргә үз ярдәмемне күрсәтеп, алар­ның тормышларын яхшы якка үзгәртә алырмын дип уйлыйм”.

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев