Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме?
Бүген эшләп укучы яшьләр бәйрәм итә. Казанда Студентлар отряды көне уңаеннан “Сүз белән түгел, ә эш белән!” чарасы уза. Эшләр өчен укыйлармы, әллә инде укыр өчен эшлиләрме? Шул сорауга җавап эзләп, “ВТ” хәбәрчесе барысына да өлгергән яшьләр белән аралашты. Төзелеш, медицина, мәгариф – бу әле студентлар эшли торган тармакларның берничәсе генә.