Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чибәр булу гына җитми. Ни кирәк тагын?

Күптән түгел Казан илкүләм тикшеренүләр технология уни­верситетының дүртенче курс студенты (КХТИ) Алинә Девятых Кытайда узган “Miss Desert International” матурлык бәй­гесеннән уңыш яулап кайтты. ”Сәхнәгә очкыч урнаштырганнар иде. Без, финалистлар, нәкъ менә шуннан чыктык. Бәйге әнә шул ягы белән үзенчәлекле булды”, – ди студент.

Алинә әйтүенчә, дөньяда матурлык бәйгеләре бик күп, бары эзли белергә кирәк. “Күпләр матурлык бәйгесе булгач, тышкы кыяфәт кенә кирәк дип уйлый. Шулай да эчке матурлыктан башка югары үрләр яулап булмый. Һәрвакыт әхлак һәм физик тәрбия ягыннан камил­лә­шергә туры килә. Бәйгеләрдә  үз төбәгемнең  үзенчәлекләрен  тәкъ­дим итәм”, – ди Алинә.


Тәүге тапкыр Алинәгә “Краса Вселенной” бәйгесендә катнашырга тәкъдим иткәннәр. Әл­бәттә, ул бик теләп ризалашкан. Шуннан соң интернет аша тавыш бирү башланган. Тик бер тавышның бәясе  75 сумга төшкән. Танышлары, дуслары ярдәмгә килгән аңа. Шулай итеп, Липецк шәһәрендә узарга тиеш булган финал өлешенә җитә Алинә. “Тик  көннәрдән бер көнне, кайбер  проблемалар аркасында бәйге туктатыла, дигән күңелсез хәбәр алдым. Бары шунда гына үземнең  ялган корбанына эләгүемне аңладым. Матурлык бәйгеләрендә беренче катнашу тәҗрибәсе шулайрак булды, – ди бәйгеләрдә еш катнашучы кыз. – Бер ел узгач, тукталып калмаска булдым.  Киресенчә, уяу булып, социаль челтәрдән төрле бәйгеләр эзләргә керештем. Шулай итеп, “Мисс Евразия”гә тап булдым. Анкета тутырып җибәргәч, Төркиядә узучы финал ярышларына чакырдылар. Әнә шулай әкренләп таныла башладым.


 “Мiss Eurasia”, “Queen of Eurasia”, “Мiss Europe”, “Miss De­sert Inter­national”... – боларның барысы да хәтердә уелып калды. Матурлык бәй­геләрендә катнашырга те­ләү­челәргә модельләр әзерли торган яхшы агентлык табарга киңәш итәм. Ки­ләчәктә белгечләр күп нәрсәгә өйрәнергә булышачак“.


Даими рәвештә бәйгеләрдә катнашкач, аңа еш кына укуын калдырырга туры килә. Шулай да күп укытучылар хәленә керә икән. Со­ңын­нан өйрәнергә кирәкле биремнәрне тапшырырга рөхсәт итәләр. “Әлбәт­тә, укуны да онытырга ярамый. Шуңа күрә күпләгән тәкъдим­нәрне әлегә кире кагам. Кулыма диплом алуга ук, бәйгеләрдә ешрак катнашырга һәм яңа баскычка күтәрелеп, башка илләрдә эшләп карарга телим. Бер урында гына  таптанырга яратмый. Яңа киң­лекләр ачасы, яңа хисләр кичерәсе килә. Сәяхәт кылырга бик яратам”, – ди Алинә.

Фото: http://vatantat.ru

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев