Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Эт тормышы...»

Беркөнне шулай төшке ашка туктагач, бригадабыз белән эшебез турында гәпләшеп киттек.

Нинди фикергә килдек дисезме? Ярымшаяртып, ярымчынлап менә мондыйрак уртак фикергә килдек инде. Күбебез завод цехы тормышының эт тормышына тиң булуы белән килеште. Заводка таң белән китәбез, өйгә исә кичен соң гына, күпчелек кеше кичке ашын ашап, телевизор каршына яткач кына кайтабыз. Ник дигәндә, бәйдәге эт сыман барыбыз да станокка беркетелгән, яныннан китә алмыйбыз. Әле сигез сәгать эшерелеп эшләгәннән соң да, безне станок "бавы"ннан ычкындырырга ашыкмыйлар, еш кына станокларны тагын өстәмә өч сәгать "җырлаттырырга" яраталар. Станогы да аның ватыла да белми, эшли дә эшли. Хәер, ватылса да яныннан китә алмыйсың, станок көйләүчене көтеп алмый хәлең юк. Станокны тизрәк төзәттереп эшләтеп җибәрәсе, көнлек норманы да, өстәмәсен дә үтисе бар чөнки.

Безнең эт өеренең вожагы, ягъни мастерыбыз да бар. Әмма картаеп бара инде ул, карт эт кебек дөньяда да, бездә дә бер гаме юк. Башын аска иеп йөрүче вожагыбызга без бармы да юкмы, ни хезмәт хакыбызны арттыруны кайгыртмый, ни разрядыбызны күтәрүне хәл итми. Тик өстән токымлырак этләрне хәтерләткән башлыклар килеп чыгып, күбрәк деталь эшләүне таләп иткәндә, койрыгын болгамый калмый тагын үзе. Шуларга ярарга тырышып, эштән соң калдырып та эшләтә, ял көнне дә эшкә чыгара. Канәгатьсезлек белдереп, ләңгелдәп шыңшыган булабыз-булуын, арабыздагы чая Татьяна әйбәт кенә өреп тә карый. И-и, бәйдәге этнең өргәненә кем игътибар итә дә, кем курка инде. Татьянаның ярсып-ярсып өргәненә мастерыбызның исе дә китми.

Хезмәт хакыбыз әкәмәт безнең, кабинетларда утырган токымлы этләр итен бик тәмләп ашап, ялап туйганнан соң ыргытылган сөякне хәтерләтә. Шуңа да шат әле без, рәхмәт әйтеп, койрыгыбызны болгыйбыз. Шул сөяккә алданып эштән соң да калып эшлибез, ял көннәрендә дә станок артына басабыз.

Станок көйләүчеләребезне нәкъ сукбай этләргә охшатабыз, көне буе цех буйлап әрле-бирле йөренгәләгән булалар, бераз калҗасы калган сөяк эләктермәк бугай ниятләре. Әмма аларга да әлеге дә баягы коры сөякне хәтерләткән хезмәт хакы гына эләгә шул. Затлы токымлы этләргә охшаш өстәгеләрнең байтак булуын, симез итне хәтерләткән зур акчаларның алардан артмавын аңларга вакыт инде югыйсә вакытын, әмма көйләүчеләребез ымсынып һаман өскә карап койрык болгыйлар, итле сөяк өмет итәләр.

Галия - бригадабыздагы станокларга бәйләнмәгән бердәнбер эшче, без эшләгән детальләрне санап, складка тапшыру вазыйфасы йөкләнгән аңа. Тик ул да безнең тирәдә генә йөрергә мәҗбүр, чөнки без бер өер этләре. Ә-ә, тагын без этләр штатында исәпләнүче бер кыз бар икән әле. Яшь тә, чибәр дә булу өстенә, токымы да яхшы заттан булгандыр күрәсең, аны цех башлыгы үзе янына секретарь итеп алды. Хәзер аның өчен дә норма тутырырга, детальләр эшләргә туры килә.

Менә шулай эшләп ятыш. Тик өеребез олыгаеп килә инде, ә яшь этләр станокка бәйләнергә ашкынып тормыйлар. Алар укыган шул, коры сөяккә алданмыйлар. Өеребез белән көн дә уйланабыз хәзер, без пенсиягә китеп беткәч, станокларны кем эшләтер дә, өстәге токымлы этләрне майлы калҗалар белән кем исәбенә сыйларлар икән?

http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев