Этеп кертеп булмаячак. Вузларда кабул итү чоры башланды
КФУда теш табибына инглизчә укыйсың килә икән, елына 468 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. Урысча да ярый дисәң, бәя ике тапкыр арзанрак булачак. Ә татарчасы турында хыялланырга буламы? Ректор Илшат Гафуров милли кадрларны өч телле итеп әзерләү турында хыяллана. Вузлар абитуриентларны “аулый” башлады инде.
Кемнәр кирәк?
– Бүген урамда гына түгел, югары уку йортларында да кызу. БДИның төп этабы тәмамланды, өстәмә көннәрдә сыналучылар гына калды. Быел республика вузларында 18 мең 531 бюджет урыны бар. 1 курска барлыгы 40 меңләп студент кабул ителәчәк. Бу – узган елдагыдан 5 процентка артыграк. Соңгы өч елда инженер, техник, мәгълүматат технологияләре юнәлешләренә түләүсез урыннар саны артты. Шулай ук сәясәт белгече, психологлар, физкультурачылар да 39 процентка күбрәк әзерләнә. Ә менә гуманитар фәннәр буенча шактый кыскартулар булды. Китапханә эше буенча – 49, тел гыйлеме, әдәбият белеме белгечләре – 41, юристлар – 37, архитектура буенча 31 процентка кимеде, – дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов вузларга кабул итүгә багышланган брифингта.
Иң күп бюджет урыннары КФУда – 5 мең 392. Шулай ук КИТТУ – КХТИда (3 мең 812), КИТТУ – КАИда (1 мең 991) да хәлләр кызу булырга охшаган. Педагогик фәннәргә (1 мең 733), химик технологияләргә (1 мең 440), электр һәм җылылык энергетикасы юнәлешенә (1 мең 389), информатика һәм хисаплау техникасына (1 мең 156), машина төзелеше (945) һ.б. юнәлешләргә урыннарны юмарт бүлгәннәр.
Быел вузларга укырга керү кагыйдәләре үзгәрмәде. Абитуриентларның язмышын БДИ баллары хәл итәчәк. Олимпиада, спорт ярышларында җиңүчеләргә өстәмә баллар өстәлә. Шулай ук инвалидлар, ятимнәр, ГТО буенча алтын билге алганнарга өстенлек бирелә. Абитуриентлар документларын биш вузга өчәр юнәлеш буенча тапшыра ала.
КФУдагы яңа юнәлешләр арасында Азия һәм Африка илләренең икътисады, халыкара икътисад, халыкара ягулык-энергетика куркынычсызлыгы, Азия һәм Африка илләренең телләре һәм әдәбияты, халыкара журналистика: Якын һәм Урта Көнчыгыш проблемасы кебек юнәлешләр дә бар. Казан дәүләт энергетика университеты җил энергетикасы буенча белгечләр әзерли башлаячак. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы белгечлек ачылачак. Һәр уку йорты ниндидер яңа белгечлекләр белән кызыктырырга җыена.
Кеше сүзен сөйләмә...
Түбән Камада эчке киемнәрен салырга мәҗбүр булган кызны һәм Казанда бер мәктәптә ут булмау аркасында имтиханны күчерүләрен исәпкә алмаганда, БДИ чагыштырмача тыныч узды. Ә ризасызлык белдерүчеләр юк түгел. Балалары, математикадан имтихан биремнәре катлаулы, дип әйткәч, кайбер әти-әниләр социаль челтәрдә имза җыя башлаган. “Биремнәр федераль программага туры китереп әзерләнә, – дип ачыклык кертте министр Борһанов. – Әти-әниләр балалары сөйләгәнне сөйли. Белмәгән сорау эләксә, программада юк, дия башлыйлар. Белсәләр, мактыйлар. Укыган кеше имтиханны яхшы бирә. Быел математика сынавы нәтиҗәләре узган елдагыдан өч баллга яхшырак”.
Шулай ук Казанда рус әдәбияты һәм физика имтиханнары вакытында ут сүнү дә укучылар, әти-әниләрнең нервысын какшатырга өлгерде. Кичә алар бу сынауны кабат тапшырды. Хәзер инде, вузга документ бирергә соңга калмагаек, дип борчылалар. Ректорлар хафаланмаска киңәш итә. Документларны 26 июльгә кадәр кабул итәләр. Ә күрсәткечләр аңа кадәр билгеле булачак.
Ришвәткә урын булмасмы?
Узган ел түбән баллы “целевик”ларны кабул иткән Казан дәүләт медицина университеты күптән түгел тәнкыйть утына тотылган иде. Быел таләпләр катгыйланырмы? КДМУ ректоры Алексей Созинов әйтүенчә, “целевик”лар исемлеген Сәламәтлек саклау министрлыгы җибәрә. “Без – аларны иң күп кабул итә торган вуз. Быел аларга барлык урыннарның 55 проценты бүлеп бирелде. Бу сан былтыргыдан 11 процентка кимрәк. “Целевик”ларны сайлап алу өчен махсус комиссия булдырылды. Бездә гомуми бәйге нәтиҗәләре белән максатчан кабул ителүчеләрнеке арасындагы аерма 1,5-2 балл иде”, – диде ректор.
КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов әйтүенчә, аларда бу аерманың хәтта 10 баллга җиткән чаклары да булган. “Завод, оешма директорлары вузларга бернәрсәгә сәләтсез булган абитуриентларны тәкъдим итә иде. Математиканы яхшы белмәгән кешедән яхшы инженер әзерләп булмый. Предприятие җитәкчеләре безнең зарны ишетте. Хәзер аларның үзләренә дә укымаган белгечләр кирәк түгел, – ди ул. – Бүген “Мәгариф турында”гы Законга үзгәрешләр кертү турында сүз бара. Студентлар, гомуми бәйге аша үтеп, 3-4нче курсларга җиткәч, предприятиеләр үзләренә кирәкле белгечләрне сайлый алачак. Шулай итеп, максатчан кабул итү максатчан әзерлеккә әйләнәчәк”.
КХТИ ректоры Сергей Юшко сүзләренә караганда, аларның вузы максатчан программа буенча сайлап алуның җаен тапкан. “Золотой набор” дигән программа булдырып, “целевик”ларны олимпиада нәтиҗәләре буенча сайлап ала башлаганнар. Быел бу алым тагын да уңышлырак файдаланылыр дип ышана ул.
Ә менә КФУ ректоры монда бернинди начарлык күрми. “Максатчан дигәндә кеше ниндидер тишек-тошыклар эзли башлый. Бу бит кадрлар кытлыгын киметү өчен эшләнә. Алар, укып бетергәч, оешмада өч ел эшләргә тиеш булачак. Әйтик, хокук, менеджмент өлкәсендә андый урыннар юк. Чөнки алар болай да күп. Педагоглар яки башка белгечләргә кытлык булганда, аларның кайтып эшләве начармыни? – ди ул. – Мәскәү вузларында бу юнәлешкә кабул иткәндә аерым имтиханнар билгелиләр. Әмма бу тагын ришвәтчелеккә юл ачарга мөмкин. “Целевик”лар болай да аерым бәйге аша кабул ителә”.
Ник котыра бу бәяләр?
Югары уку йортларында түләүле бүлекләргә бәяләр елдан-ел кыйммәтләнә бара. Акчага аптырамаганнарның моңа исе китмәсә, гади халык өчен зур проблема бит бу. Авыл кешесенә елына 4-5 үгез суярга кирәк түгелме? Авыл укытучыларыннан: “Авыл балаларының бюджет урыннарына керергә – баллары, ә түләүлегә керергә акчасы җитми”, – дигән зарларны еш ишетергә туры килә. Бәя артуның сәбәбен министр, түләп уку бәясе федераль бюджеттан бер абитуриентны укыту өчен сарыф ителгән акчадан ким була алмый, дип аңлатты.
Иң югары бәяләр – КФУда. Анда белем алуның уртача бәясе – 158 мең сум. КАИда – 155, медицина университетында – 149, КХТИда – 147 мең. КФУда теш табибына инглиз телендә уку өчен хәтта 468 мең сум сорыйлар. Дәвалау эше буенча 364 мең 104 сум да җитә. Ә урысча уку 183 мең сумга төшә.
КАИда авиатөзелеш юнәлешенә елына – 190 мең, КХТИда атом-төш энергетикасы, җылылык физикасына 180 мең сум акча түләргә кирәк. Аграр университетта урман эшенә укыйм дисәң, 90 мең сумыңны чыгарып саласы. Бу – иң кыйммәт дигән бәяләр.
– Бездә дәвалау эшенә, теш табибына күбрәк чит ил студентлары укый. Шуңа күрә инглизчә укытырга булдык. Укуның бер өлешен – КФУда, икенчесен чит ил вузларында дәвам иттерәләр. Студентлар ике диплом ала, – ди Гафуров.
КФУда инглиз теленә өстенлек бирелүе яхшы анысы. Әмма милли кадрлар әзерләүне дә онытырга ярамый. Гафуров әйтүенчә, милли кадрлар әзерләү буенча Президентның йөкләмәсе дә бар. “Укытучылар, журналистлар, башка милли белгечләргә дә кагыла бу. Теге яки бу белгечлек буенча ничә кеше кирәклеге турында төгәл мәгълүмат әлегә юк. Шуны күздә тотып эшләячәкбез. Хәзерге вакытта бакалавриатта 760тан артык белгеч укый. Ел саен 190лап белгеч әзерләнәчәк”, – ди ул.
Быел ни урыс, ни татар журналистикасына бюджет урыннары бүлеп бирелмәү өчен дә ректорга рәхмәт әйтмәделәр. Шул ук вакытта телевидение хезмәткәрләрен инглиз һәм кытай телләрендә әзерләмәкчеләр. Шулай да максатчан кабул итү буенча татар төркеме булдырылыр дип өмет итәләр. Бу эшне “Яңа Гасыр” каналы башлап җибәргән иде. Хәзер түрәләрдән хәбәр көтәләр.
Югары уку йортларында көндәшлек дигән нәрсә дә көчле. Әнә КАИны тәмамлаучылар арасында эшкә урнашу проблемасы да юк, хезмәт хакы да зур. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов белгечләрнең халыкара стандартларга туры китереп әзерләнүен әйтә. “Мәскәүгә дә, Питерга да китәргә кирәкми. Яхшы белем алу өчен үзебездә дә шартлар җитә”, – диде ул. Ректорлар, капкынга эләкмәс өчен, уку йортларының сайтындагы документлар белән яхшылап танышырга киңәш итә.
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев