Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Этнографик диктант языгыз, белемегезне сынагыз

Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе старт алды. Диктантны язу чоры - 3-8 ноябрь, ул онлайн-форматта уза. Ул халыкның этнографик белемлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә, киң җәмәгатьчелекнең милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә игътибарын арттыра. Диктантны район мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, укучылар өйдә дистанцион форматта язалар. Гомумән, бүгеннән башлап 8 ноябрьгә кадәр аралыгында теләгән һәр кеше интернет аша эшли ала.

Моның өчен рәсми https://miretno.ru сайтына кереп, “Пройти диктант” дигән язуга басарга гына кирәк. Диктант биремнәре тест рәвешендә бирелгән һәм барысы өчен дә бердәм 20 сораудан торган гомумфедераль өлешне һәм Русия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль булган төбәк өлешенең 10 соравын үз эченә ала.

Диктант язу вакыты – 45 минут. Әлеге вакыт узгач, биремнәргә керү ябык булачак. Барлык биремнәрне үтәгән өчен максималь баллар кушылмасы - 100. Диктант узганнан соң электрон рәвештә катнашучы сертификаты формалаштырыла. Тест узу тәмамланганнан соң, рәсми сайтта https://miretno.ru этнографик диктант язу датасын һәм вакытын раслап, төбәк гугл-формасын тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев