5 ноябрь 2020 яңалыклары
-
Районда янгыннар ешайды
Бүген Шәмәрдәндә төнге 12 сәгать тирәсендә шәхси хуҗалык сараенда янгын чыкты. Сәбәбе мичнең чорма өлеше асбест торба белән чыгарылган, кирпечтән төрелмәгән була. Нәтиҗәдә мичкә кызу ягудан түбәнең агач конструкциясенә ут каба. Күршеләре күреп калуы аркасында гына янгын вакытында сүндерелә. “Соңгы вакытта районда янгын очраклары ешаюы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган куркыныч факт. Ут чыгу нигезендә кеше факторы яту аеруча сагайта.
-
Байлар Сабасында пляж төзиләр?
Бу көннәрдә халык телендә “Сабада пляж ясыйлар икән” дигән хәбәр йөри. Ә ник ясамаска ди? “Ямьле Саба” яр буе зонасында урнашкан Сабинка елгасын чистарту һәм төзекләндерү буенча әлеге күләмле эшне “ПМК-Мелиорация” җәмгыяте эшчеләре башкара. Биредә машиналар кую өчен уңайлы парковка, коену урыны, ял итү мәйданчыгы булдыру каралган. Тирә-ягы агачлар белән әйләндереп алыначак, бер өлеше инде утыртылды да. Күләмле эш, әлбәттә, зур чыгымнар сорый. Кыскасы, дөньялар имин булып торсын да, киләсе җәйдә яңа пляжда кояш астында кызынырга һәм рәхәтләнеп су керергә әзерләнә торыйк.
-
Татарстан экспертлары бу көздә хезмәт базарының төп трендлары турында сөйләделәр
Нигездә, республикада эшсезлекне киметү өчен потенциал бар.
-
Җәлил укулары» бәйгесендә катнаш
“Җәлил укулары” III Халыкара әдәби бәйгесенә старт бирелде. Чара Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары белән берлектә оештырыла. Әбрар Кәримуллин исемендәге район үзәк китапханәсе әдәби бәйгенең 1 турын уздыра.
-
Татарстанда мәдәният хезмәткәрләре җир кишәрлеген бушлай алу мөмкинлегенә ия булачак
Республикада яшәүчеләр җирне 6 ел дәвамында арендага алачак, соңыннан ул аларның үз милке була.
-
Лилия Галимова татарстанлыларны даруларны алдагы көнгә дип сатып алмаска чакырды
Коронавирус инфекциясе яки ОРВИ белән авыручы һәр пациент өчен шәхси дәвалау схемасы каралган, аны табиб билгеләргә тиеш.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 6 ноября
Метеорологический прогноз.
-
Картлыклары - бәхетле
Бу көннәрдә Олы Шыңар авылында яшәүче Миңсорур Низами кызы Гайфуллина -90, Сабада яшәүче Нәфисҗамал Галим кызы Котдусова -95 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.
-
Этнографик диктант языгыз, белемегезне сынагыз
Халыклар бердәмлеге көне кысаларында, «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе старт алды. Диктантны язу чоры - 3-8 ноябрь, ул онлайн-форматта уза. Ул халыкның этнографик белемлелеген бәяләргә мөмкинлек бирә, киң җәмәгатьчелекнең милләтара тынычлык һәм татулык мәсьәләләренә игътибарын арттыра. Диктантны район мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре, укучылар өйдә дистанцион форматта язалар. Гомумән, бүгеннән башлап 8 ноябрьгә кадәр аралыгында теләгән һәр кеше интернет аша эшли ала.
-
Руль артында аек булмаган шоферны күрдеңме - хәбәр ит!
Бүгенге көндә юл һәлакәтләре белән еш очрашабыз. Әледән-әле теге яки бу сәбәп аркасында юлларда кеше гомерләре өзелә. Кемнәрдер юл йөрү кагыйдәләрен бозса яки аларга буйсынмаса, кайберәүләр руль артына "салган килеш" утырырга ярата. Районда булдырылган яңа телеграм каналның максаты да - исерек хәлдә машина йөртүне тыю.
-
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә ялгыз яшәүче өлкәннәргә дарулар һәм азык-төлек китерү буенча "кайнар линия" телефоннары эшли башлады
Коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә волонтерлар тарафыннан ялгыз яшәүче өлкәннәргә кирәк-яраклар (дарулар, азык-төлек) китерү буенча "кайнар линия" телефоннары эшли башлады: (884362) 2-28-82. Шалтыратуларны кабул итү вакыты: 8.00-18.00.
-
Татарстанда коронавирустан өйдә дәваланучыларга даруларны ноябрь уртасында бирәчәкләр
Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла.
-
Яшьләргә өметләнмәсеннәр
Узган җомгада Тимершык урта мәктәбендә үткәрелгән чара турында язарга утыргач, вацап кушымтасында йөргән кыска гына видеоязма искә төште. Телевизордан астына карбид салып мичкә шартлатканнарын карап утырган малайның күзләре уттай яна башлый: ул да моны эшләп карарга тырышачак. Әнә Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең дә үги атасы газ үткәргечен шартлаткан өчен хөкем ителгән булган бит. Киров өлкәсе белән Татарстан чигендә 1999 елның 1 декабре иртәсендә яңгыраган шартлау ялкынын хәтта Сабада да күрделәр.
-
Яркәева: Күрше киңәше белән коронавирустан препаратларны күпләп сатып алырга кирәкми
Препаратларны авыруларны, яшьне һәм гәүдә авырлыгын исәпкә алып дәвалаучы табиб кына билгели ала.
-
Бер уч туфрагы кайтты
Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эше бүген дә дәвам итә. Татарстанда аларның саны 200 мең кешедән артык. Соңгы елларда солдат җәсәдләрен табу, туганнар каберлегенә күчереп җирләү буенча күп эш башкарылды. Ә менә совет сугышчылары күпләп күмелгән урынга Белоруссиянең Борисов шәһәрендә төзелеш алып баручылар очраклы рәвештә юлыгалар. Мәетләр ташланган чокыр бик зур булып чыга, махсус эзләү батальоны биредән 4 меңнән артык солдат мәете калдыгы чыгара.