Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Картлыклары - бәхетле

Бу көннәрдә Олы Шыңар авылында яшәүче Миңсорур Низами кызы Гайфуллина -90, Сабада яшәүче Нәфисҗамал Галим кызы Котдусова -95 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.

Минсорур Гайфуллина Сабай авылында икенче бала булып дөньяга килә, гаиләдә тагын 2 энесе үсә. Сабай башлангыч мәктәбендә 4 класс белем ала. Сугыш башланганда Минсорур апага 11 яшь була. “Әниләр нигә кайтмый икән? - дип урамга чыксам, алар клуб каршында елашып торалар иде, сугыш турында шунда ишеттем”- дип искә ала ул шомлы елларны. Әтисе 1943 елда фронтка китә, шунда хәбәрсез югала. Мәктәпне тәмамлагач, Миңсорур апа колхозда төрле эшләр башкара. Урман кисүдә, Шәмәрдәндә “Заготзерно”да вагоннарга ашлык төяүдә дә катнаша. Сугыштан соң фермада эшли, 3 ел сарыклар карый, аннары сыерлар сава. “Бөек Ва­тан сугышы” елларында тылдагы хезмәтләрен бәяләп “Фидакарь хезмәт өчен” медале һәм Бөек Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнә.

1954 елның декабрь аенда Олы Шыңар авылы егете Гарифуллага тормышка чыга. Килен булып килгәч, колхозда эшли, аннан соң Олы Шыңар авыл мәктәбендә башта җыештыручы, аннан 22 елга якын пешекче булып хезмәт куя. Гарифулла абый белән 61 ел бергә яшиләр, 3 кыз, 1 малай үстерәләр. Тормыш иптәше 2015 елда бакыйлыкка күчә. Минсорур апа апаның 7 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Ул Олы Шыңар авылында балалары тәрбиясендә, бәхетле гомер кичерә.

Нәфисҗамал Котдусова Тимершык авылында туган. Кечкенәдән хезмәтне яратып, эш белән чыныгып үскән. 7 класс белем алган кыз Үрнәк совхоз-техникумында тракторчы һөнәрен үзләштергән. Сугыш елларында Тимершык басуларында трактор иярләргә дә туры килгән. “Апас районы Йомралы авылында окоп казуда да катнаштым. Җиңү өчен, илләр тыныч булсын дип, әй тырыштык инде. Шуңа да бүген рәхәттә яшибез, Аллага шөкер”, - дип үткәннәрне искә ала юбиляр. Хезмәт юлын колхоз эшенә багышлый ул, лаеклы ялга да шуннан китә. Тормыш иптәше Хөснулла абый белән 1947 елда кавышып, 5 балага гомер бирәләр. Хәзерге көндә 3 балалары исән-сау, Нәфисҗамал апа улы Габид белән килене Гыйльмия тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Ял көннәрендә нигез тагын 6 онык, 11 оныкчык белән дә тулылана. “Ходай миңа озын гомер насыйп иткәнгә мин бик бәхетле, ил-көнгә тынычлык бирсен дә, якыннарым янәшәсендә әле 100 яшьне дә каршыларга насыйп булса иде”, - дигән теләкләр белән яши ак әби.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев