Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Районда янгыннар ешайды

Бүген Шәмәрдәндә төнге 12 сәгать тирәсендә шәхси хуҗалык сараенда янгын чыкты. Сәбәбе мичнең чорма өлеше асбест торба белән чыгарылган, кирпечтән төрелмәгән була. Нәтиҗәдә мичкә кызу ягудан түбәнең агач конструкциясенә ут каба. Күршеләре күреп калуы аркасында гына янгын вакытында сүндерелә. “Соңгы вакытта районда янгын очраклары ешаюы һәркемне уйланырга мәҗбүр итә торган куркыныч факт. Ут чыгу нигезендә кеше факторы яту аеруча сагайта.

Салкынайткач, газ мичләрен көчлерәк режимда тотканда, мунчаларга артык кызу итеп якканда куркыныч тагын да арта. Электр челтәренә тоташтырылган көнкүреш приборларын, газ плитәләрен, янучы мичләрне караучысыз калдырмаска, төзеклеген даими тикшереп торырга, җитештерү объектларында электр щитлары астында чүп-чар тотмаска кирәк. Иң зур әзерлек үзебездә, үз башыбызда булсын, һәркем иң гади саклану чараларын белсен һәм үтәсен иде”,– ди Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин ешайган янгыннарга аңлатма биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев