Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда коронавирустан өйдә дәваланучыларга даруларны ноябрь уртасында бирәчәкләр

Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла.

Татарстанда коронавирустан өйдә дәвалану өчен даруларны ноябрь уртасында даруханәләрдә бирә башлаячаклар. Хәзер республикада дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева хәбәр итте.

«Татарстан Республикасында дару җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән килешү төзү эшләре алып барыла. Амбулатория шартларында пациентларны дару белән тәэмин итү тәртибе эшләнгән. Без ноябрь уртасында пациентлар өйдә коронавирустан дәвалану өчен препаратлар алуына өметләнәбез», — диде Фәридә Яркәева.

Аның сүзләренчә, Монополиягә каршы хезмәткә антибиотик, вируска каршы һәм канны сыегайта торган препаратларга бәя арттыруны булдырмас өчен күзәтергә йөкләнгән.

«Бу килешү нәтиҗә бирер һәм без Татарстанда даруларның яңа партиясен алырбыз дип өметләнәбез», — диде ул.

Искәртеп узабыз, Татарстан коронавирустан дәваланучы пациентларны бушлай дару белән тәэмин итүгә 146,8 миллион сум акча алачак. Бу карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев