Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Яшьләргә өметләнмәсеннәр

Узган җомгада Тимершык урта мәктәбендә үткәрелгән чара турында язарга утыргач, вацап кушымтасында йөргән кыска гына видеоязма искә төште. Телевизордан астына карбид салып мичкә шартлатканнарын карап утырган малайның күзләре уттай яна башлый: ул да моны эшләп карарга тырышачак. Әнә Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең дә үги атасы газ үткәргечен шартлаткан өчен хөкем ителгән булган бит. Киров өлкәсе белән Татарстан чигендә 1999 елның 1 декабре иртәсендә яңгыраган шартлау ялкынын хәтта Сабада да күрделәр.

Хәзер тикшерү үги атаның полиция бүлегенә ут төртергә маташкан Антиповка нинди йогынты ясавын ачыклый. Аны террорлык гамәленә этәргән сәбәпне ачыклау явызлыкка каршы торуны нәтиҗәлерәк итәргә булышачак.

undefined

Ленар Шәйдуллин чыгыш ясый.

Тимершык мәктәбендә по­лициянең участок вәкаләт­лесе Марат Гатин инициативасы белән узган чара да саклык, уяулык һәм иминлек мәсьәләләренә багышланды. Әлеге темага Саба муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Ленар Шәйдуллин сөйләде. “Терроризм – кешелек өчен иң куркыныч саналган җи­наять. Ул – экстремист идеяләрне тормышка ашырырга омтылуның бик тә явыз формасы. Аның барышында террорчылык гамәлләре әзерләнә һәм тормышка ашырыла, тотыклар алына, бер гаепсез кешеләр үтерелә һәм матди кыйммәтләр юкка чыгарыла, җәмгыятькә сәяси һәм әхлакый зыян салына”,– диде ул һәм алга таба сөйләшүне әңгәмә, сорауларга җавап бирү формасында алып барырга тәкъдим итте. Укучылар башта тартынып торсалар да, фикер алышуга актив кушылдылар. Террор акты очрагында үзеңне ничек тотарга, урамда ату тавышлары ишетелгәндә кызыксынып тәрәзәгә якын килмәскә, шикле пакетлар күргәндә ничек эш итәргә кирәклеген белделәр. “Террорчылык акты булганда, иң мөһиме, исән калу. Моны һәрвакыт истә тотарга, паникага бирелмәскә, каршылык күрсәтмәскә кирәк”,– дип аңлатты Ленар Шәйдуллин. Укучылар авылның имам-хатыйбы Дамир Мөхәммәтҗанов, “Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт учреждениесенең район бүлекчәче начальнигы Гүзәл Ягъфәрова чыгышларын да игътибар белән тыңладылар. “Безгә бүген терроризм, экстремизм күренешләре турында сөйләделәр. Мондый чараларны мәктәпләрдә үткәрергә кирәк. Террорчылар яшьләрне үзләренә ияртергә өметләнә. Без начар кешеләр йогынтысына бирешмәслек тәрбия алабыз”,– диде IX сыйныф укучылары Ильяр Якупов. “Шулай ук көзге каникулда юлда йөрү кагыйдәләрен үтүгә кагылышлы чыгышлар да бик урынлы булды. Безгә яктылык кайтаргычлар да өләштеләр. Алар каникулда түгәрәкләргә йөргәндә кирәк булачак”,–дип тә өстәде VI сыйныфта укучы Алия Латыйпова.

undefinedМарат Гатин чараны тәмам­лап, бәйрәм көннәрендә террорга каршы вәзгыятьтә барысын да аеруча уяу булырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев