Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Бер уч туфрагы кайтты

Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалганнарны эзләү эше бүген дә дәвам итә. Татарстанда аларның саны 200 мең кешедән артык. Соңгы елларда солдат җәсәдләрен табу, туганнар каберлегенә күчереп җирләү буенча күп эш башкарылды. Ә менә совет сугышчылары күпләп күмелгән урынга Белоруссиянең Борисов шәһәрендә төзелеш алып баручылар очраклы рәвештә юлыгалар. Мәетләр ташланган чокыр бик зур булып чыга, махсус эзләү батальоны биредән 4 меңнән артык солдат мәете калдыгы чыгара.

Алар барысы да Борисовтагы “Шталаг 382” хәрби лагере корбаннары. Лагерь Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк оештырыла һәм 1944 елның июленә кадәр 50 меңләп әсир тотыла. Алар ачлыктан, тиф авыруыннан меңәрләп кырыла. Соңыннан “Шталаг” тоткыны, язучы Нәби Дәүли фашист концлагерьларындагы яшерен оешмалар эшчәнлеге турында “Яшәү белән үлем арасында” романын яза.

undefinedӘсирләр ташланган чокыр табылганнан соң аннан чыгарылган солдат җәсәдләренең 24ендә исем-фамилияләре, туган җире язылган медальон табыла, бишесендә генә язуны укырлык була. Шуларның берсе – фронтка 1941 елның 26 августында Олыяз авылыннан киткән Һидият Яһудин. Ул 1942 елда хәбәрсез югалган булып саналган. Шуңа да хатыны Газизә ире бәлки кайтыр дип ышанып яшәгән, каберен булса да күрү өмете белән 1979 елда Оборона министрлыгына хат юллаган. Һидият Яһудинның медальоны табылгач, аның туганнарын министрлыкның электрон архивында сакланган мәгълүмат буенча эзлиләр. “Миңа Казаннан Рәфыйк Сәлахиев исемле кеше шалтыратты, әтинең күмелгән урыны турында хәбәр итте,– дип сөйләде Һидиятнең кызы Тәнвирә Хәсәнова. – Һичшиксез Борисовка барачагымны әйттем. Күрәсең, әтинең каберен күрергә миңа гына язган булган. Без 6 бала идек. Хәзер мин генә исән. Әтинең, күрше авылга тегермәнгә барган җиреннән кайтып, аркасына капчык асып Олыяздан чыгып киткәнен хәтерлим әле. Бер хәбәре дә килмәде. Әни уфтанып: “Кешенең 6 тавыгы да юк, минем алты балам бар”,– дип әйтә торган иде. Ашатырга кирәк бит. Ачлык-яланлыкта яшәдек. Нинди яфрак бар –шуны ашадык. Өй тәрәзәсенең бер катын салдырып алып, базарда бер чиләк бәрәңгегә алыштырдык. Аның урынына фанер кадакладык. Мин тугач, колхоздан әнигә борчак биргәннәр, шуны имезлек итеп авызыма салганнар. Тамак туймагангадыр инде, кечкенә буйлы калганмын...”.

undefined

Хәзер Казанда яшәүче 87 яшьлек Тәнвирә апа Борисовка Олыяздагы туганы Мәүлет Хуҗиәхмәтов белән бара. Шәһәрдә ике көн булалар. “Безне поезддан башкарма комитет җитәкчеләре каршы алды, кунакханәгә урнаштырдылар. Бездән тыш, Төмәннән аналы-кызлы, Яшел Үзәннән апалы-энеле килгәннәр иде. Әтинең җәсәден Алексеевск зиратына җирләделәр, кабергә сөлге белән бәйләп төшерделәр, хәрбиләр салют аттылар. Журналистлар сөйләштерә башлагач, әтинең медальон-капсуласы белән бергә, бер уч туфрак алганымны да әйттем. Аны әнинең каберенә салам дидем. Сүземдә тордым. Үзе кайтмаса да, бер уч туфрагы кайтты. Шуның аша булса да күрешкәннәрдер. Әнием иренең җәсәде табылганына безгә хәер-догада булып, тыныч йокласын. Рухы шат булсын”,– диде Тәнвирә апа.

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев