Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Фаҗига: бала кисмәктәге суга батып үлгән

Һәлак булган малайны әнисе Гөлсинә Фазлыева уллыкка алган булган.

Узган шимбәдә, ягъни 20 август көнне Актаныш районы Югары Яхшый авылында 8 яшьлек малай кисмәктәге суга батып үлгән. Бу хакта Россиянең Татарстан буенча тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.
Ана кеше эшкә чыгып китә, ә малайны бу вакытта ханымның бертуганы карый. Эш белән мавыгып, ул баланы күз уңыннан ычкындыра һәм бераздан аның мәетен сулы кисмәктә таба.
Алдан бирелгән мәгълүматлар буенча, бала таеп егылып башын бәрә һәм суга бата. Бу очрак буенча тикшерү алды эшләре бара.
Әлеге авылда яшәүче Дилбәр Әхәтова һәлак булучы баланың әнисен бары яхшы яктан гына бәяләде. Алар бик тырыш, уңган ханымнар, диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә. Дилбәр ханым сөйләвеннән аңлашылганча, һәлак булган малайны әнисе Гөлсинә Фазлыева уллыкка алган булган. Ханым үзе кыз туганы белән яшәгән, авылга исә алар чит төбәктән күчеп кайтканнар. "Мин алар белән бик якыннан аралашканым бар. Алар бик пөхтә, эш сөючән. Умарталар тотып, эштән курыкмыйча, үз көннәрен үзләре күрә торган ханымнар. Кайчан барсам да, ашарына пешкән, өендә чисталык була иде. Уллыкка алган баланы да сөеп, башыннан гына сыйпап торды", - диде ул.
Гөлсинә Фазлыева уллыкка 2 малай алган булган. Әлеге балалар үзләренең уллыкка алынганын белмәсен өчен, авыл халкы аларга бу хакта әйтмәсен дип, Гөлсинә Фазлыева Актаныштан өй сатып алып, шунда күченеп китәргә ниятләгән. Югары Яхшыйдагы йортларын да сатмаганнар, кайтып-китеп йөргәннәр.
"Гөлсинә бик хисчән, йөрәгенә якын ала торган кеше. Бу хәбәрне ишеткәч, үзе дә реанимациягә эләккән. Авыл халкы аларны һич кенә дә гаепләми", - диде
Дилбәр Әхәтова.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев