Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән нигә кулланмавын әйтте [видео]

Замана бер дә туктамый алга бара. Элек, мәсәлән, җырчыларны бары радиолардан ишетеп белгәннәр. Ә хәзер тамашачы яраткан җырчысы белән гел янәшә була ала. Социаль челтәрләр сәхнә арты, шәхси тормышны да чагылдыра. Туры эфирда аралашу мөмкинлеген дә бирә. Тик менә Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән актив кулланучылар рәтенә керми. Ләкин сез аны 28 ноябрьдә узачак «1000 рәхмәт» хәйрия фестивалендә күрә алачаксыз.

 

Дуслар, әлеге концертның гади тамаша гына түгел, мохтаҗларга ярдәм итү чарасы икәнен аңлыйк. Булганына рәхмәтле, башкаларга изге теләктә булып, игелекләр кылып яшик. 

Билет бәясе 500 сумнан 1600гә кадәр. Аларны “Кассир.ру” https://kzn.kassir.ru/koncert/ksk-uniks/blagotvoritel.., “Концерт.ру” сайтлары аша алып була. 

Искә тешереп китәбез, чараның төп максаты – Анжела Вавилова фондына (Казан һосписына)тапшыру һәм популяр җырлар авторы, тумыштан ук авырлык чиреннән интегүче Ирек Габдрахмановка Башкортстандагы йортын төзекләндерергә ярдәм итү.

http://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев