19 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Астрономнар галәмдә Җиргә охшаган планета тапкан
Ул Җирдән 11 яктылык елы ераклыгында урнашкан.
-
Ландыш Нигъмәтҗанованың кечкенә кызы бәлеш белән сыйлый [видео]
«Юля Высоцкая Ләйлә янында чүп кенә!», «Уңган кыз!», «Бигрәк булдыра бу кыз!» — бу сүзләр барысы да җырчы Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә турында! Һәр видео саен халык үтереп мактый кызчыкны. Бу юлы Ландыш кызының бәлеш рецепты белән бүлешүен төшереп, видео элә.
-
ДИЛӘ НИГЪМӘТУЛЛИНА: «БАРМАГАН ҖИР, ОЧРАШМАГАН КЕШЕ, ӨШКЕРМӘГӘН ӘБИ КАЛМАДЫ”
Моннан 3-4 ел элек җырчы Дилә Нигъмәтуллина сәхнәдә сирәк күренә башлады, хәтта Казандагы концертын күчергән иде ул. Җырчы шәхси тормышы турында беркемгә берни дә сөйләмәде. Ләкин соңыннан билгеле булганча, ул авыру әнисен караган. Кызганычка каршы, Флүрә ханымны коткара алмаганнар, яман чир аны алып киткән. Бу хәлләргә шактый вакыт узса да, Дилә бары хәзер генә ул чакларны искә төшерергә үзендә көч тапты. Җырчы газиз әнкәе турында сөйләгәндә, әрнүен, күз яшен тыя алмады... Игътибарыгызга Дилә Нигъмәтуллина белән эксклюзив әңгәмәбезне тәкъдим итәбез.
-
Рәшидә Җиһаншинаның тууына – 100 ел
Татар театрын үстерүгә зур өлеш керткән зыялылар Габдулла Кариев, Галиәсгар Камал, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская, Гөлсем Болгарская, Касыйм Шамил, Вәли Мортазин, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Мохтар Мутин, Нәгыймә Таҗдарова һәм башка бик күп сәнгать әһелләре янәшәсендә Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Рәшидә Җиһаншинаның лаеклы урыны бар.
-
Сабада үзара салым буенча референдум бара (фото)
Бүген иртәнге сәгать җидедән Саба районының барлык авыл җирлекләрендә участок сайлау комиссияләре эшли башлады.
-
МАЙДА ПЕШКӘН ЭРЕМЧЕК БӨККӘНЕ
Майда чыжылдап пешкән эремчек бөккәне рецептын тәкъдим итәм.
-
Халык нинди кино карый?
Халыкның күбесе кинотеатрларга елына берничә генә тапкыр бара һәм күбрәк мелодрамаларга өстенлек бирә икән. Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы үткәргән сораштыру буенча, халыкның 22 проценты берничә елга бер генә тапкыр кинотеатрга бара. Респондентларның 33 проценты аена – берничә мәртәбә, 3 проценты атнасына берничә тапкыр кинотеатрда кино карый.
-
Татарстанда үзсалым референдумы уза
Татарстанның төрле авылларында үзсалым референдумнары уза. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала.
-
ТАТАРСТАНДА КӨЗГЕ ЯРМИНКӘЛӘР: БӘЯЛӘР ТҮБӘН, СЫЙФАТ ЮГАРЫ
Килде ярминкә даулап, Килде ярминкә шаулап, Бәхет, муллыклар яулап. Сентябрьдән декабрь ахырларынача шәһәр халкы көзге сый-хөрмәткә кинәнә. Быел көзге ярминкәләр 23 нче декабрьгә кадәр оештырылачак дип вәгъдә ителә.
-
Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә
Төнге һава температурсы -5 градуска кадәр төшә.
-
Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән нигә кулланмавын әйтте [видео]
Замана бер дә туктамый алга бара. Элек, мәсәлән, җырчыларны бары радиолардан ишетеп белгәннәр. Ә хәзер тамашачы яраткан җырчысы белән гел янәшә була ала. Социаль челтәрләр сәхнә арты, шәхси тормышны да чагылдыра. Туры эфирда аралашу мөмкинлеген дә бирә. Тик менә Филүс Каһиров социаль челтәрләр белән актив кулланучылар рәтенә керми. Ләкин сез аны 28 ноябрьдә узачак «1000 рәхмәт» хәйрия фестивалендә күрә алачаксыз.
-
Тоттырмый торган акча
Безнең халык тотып карамыйча ышанмый инде ул, һәрбер яңа әйбергә шикләнебрәк карый. Ун-унбиш еллар элек кәрәзле телефоннарга да шулайрак караучылар күп иде, янәсе, ул эшмәкәрләргә генә кирәк. Баксаң, ул һәркем өчен уңайлы җайланма икән. 50 ел элек, эш өчен компьютер кирәк, дисәләр, кешеләр моны бөтенләй аңламыйча, шулай диючегә сәерсенеп тә карарлар иде. Бүген моңа берәүнең дә исе китми, әйтерсең лә ул күптән булган һәм элек аңардан башка ничек яшәлгән дип аптыраучылар бар. Инновация өлкәсе яңарып тора, ул безнең кулларга әллә нинди яңа әйберләр тоттырып бетерер әле, акчаң гына җитсен.