Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үзсалым референдумы уза

Татарстанның төрле авылларында үзсалым референдумнары уза. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала.

19 ноябрьдә республикадагы 43 муниципалитетның 872 авылында үзсалым турында референдум уза. Сайлаучыларга төрле авыл һәм шәһәр мәнфәгатьләренә, урынына карап, 100 сумнан 500 сумга кадәр түләргә әзер булу-булмауларын сорыйлар. Ул акчалар яктырту корылмларына, юл төзелешенә, зират эшләренә һәм хәтта террорга каршы көрәшкә дә тотылачак. 50 проценттан артык сайлаучы тавыш биргән очракта референдум гамәли санала. Нәтиҗәдә ул үткән дип саналгач, инде ул референдумга бармаучылардан да акча алына, диде элегрәк Азатлыкка юридик фәннәр кандидаты Илшат Миңнегулов.

Әгәр референдум узды дип танылса, Татарстан хөкүмәте һәр җыелган бер сум өчен дүрт сум бүлеп бирәчәк.

Узган ел 20 ноябрьдә Татарстанда бердәм референдум көнне, Әлмәт районы Түбән Мактама авылында сайлаучылар җитәрлек килмәү сәбәпле, үзсалым референдумы үтми калды. Авыл башлыгы Рамил Бәдретдинов эшеннән китте.

Бәдретдинов ул вакытта Азатлыкка “халык арасында җыелган акчаларны хакимияттәгеләр барыбер урлыйлар дигән фикер таралган һәм шуңа күрә күпчелек референдумга килеп тормады”, дигән иде.

https://www.azatliq.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев