Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Флаг төсләре – триколорда

Узган атнада - 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелде. Тарихи әһәмиятле дата алдыннан районда район үзәгендә триколор тасмалары тарату акциясе үтте. Кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә патриотизм, илебезнең дәүләт символына ихтирам хисләре тәрбияләү уяту максатында үткәрелгән чарада Саба гимназияе укучылары актив катнашты. Алар белән бергә без дә урамга чыктык. Дәүләт флагы...

Узган атнада - 12 июньдә Россия көне билгеләп үтелде. Тарихи әһәмиятле дата алдыннан районда район үзәгендә триколор тасмалары тарату акциясе үтте. Кешеләрдә, бигрәк тә яшьләрдә патриотизм, илебезнең дәүләт символына ихтирам хисләре тәрбияләү уяту максатында үткәрелгән чарада Саба гимназияе укучылары актив катнашты. Алар белән бергә без дә урамга чыктык. Дәүләт флагы төсләре булган триколор тасмаларын таратканда "Бердәм Россия" партиясенең яшь гвардиячеләр үтеп баручыларга "12 июнь ул нинди көн?" дигән сорау бирделәр. Тиз генә исләренә төшерә алмаучылар, Конституция көне белән бутаучылар булды. Әмма күпчелек ялгышмады. "Декларация кабул иткән көн",- дип чатнатып җавап бирде пенсионерлар арасында кул көрәше остасы Кәүсәрия Яруллина. "Нишләп белмәскә! Россиядә яшибез бит",- дип диде тукталышта автобус көтүче апа. Аннары: "Бәреп үтермәсәләр",- дип тә өстәде. "Андый куркыныч та бармыни?"- диюдән башка чара калмады. "Украинадагы явыз ниятле бәндәләр үтеп керсә, нишләрсең",- диде телевизордан дөнья хәлләре белән танышып баручы апа. Эскәмиядә утырган күршесе: "Берүк, илләр тыныч була күрсен инде",- дип сүзгә кушылды.

Шулай булсын, Россия суверенлыгының какшамаслы өчен һәркемнең үз ватаны патриоты булуы кирәк. Гимназиянең оештыручы-педагогы Наилә Галиеваның әйтүенә караганда, әлеге чарада яшь гвардиячеләр 500гә якын триколор таратканнар.

Нурхан Дәүләтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев