Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ф.Мөхәммәтшин: Нәүрүз - күпмилләтле республиканың мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Нәүрүз кунакларын бәйрәм белән котлады.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Казан ипподромында уздырылган Нәүрүз бәйрәме белән котлады һәм аның Дуслык бәйрәме булуын билгеләде.

“Бу - төрки һәм иран халыклары бәйрәм итә торган борынгы бәйрәмнәребезнең берсе. “Нәүрүз” – “яңа көн” дигәнне аңлата. Бәйрәмнең исеме барысын да сөйли. Бу - яңа тормышның башлануы, карлар эреп, яз җитү, җирдәге бар кеше дә теләгән тигезлеккә ирешү”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

"Һәр халыкның ашлары, киемнәре, традицияләре, гореф-гадәтләре - һәммәсе дә иң яхшылардан. Һәм бүген без моны күрә алабыз. Нәүрүз -  күпмилләтле республикабызның мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге”, - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, Нәүрүз – төрки халыкларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыра торган Дуслык бәйрәме. Чыгышының ахырында ул барлык кунакларга да уңышлар теләде.

 

Фото: Александр Эшкинин

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X