24 март 2018 яңалыклары
-
Саба командасы – теннис ярышлары җиңүчесе, Саади Исмаилов –беренче
Сабада РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә өч көн дәвам иткән Бөтенроссия өстәл теннисы турниры төгәлләнде.
-
Татарстан "Җир сәгате" халыкара акциясенә бүген унынчы тапкыр кушыла
Экологик чара 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр уздырыла.
-
Казанда узган Нәүрүз бәйрәме төрле милләттән булган меңнән артык кешене бергә җыйды
Нәүрүздә катнашучы халыклар үз мәдәниятләре белән бергә аш-суларын да тәкъдим итте.
-
Ф.Мөхәммәтшин: Нәүрүз - күпмилләтле республиканың мәдәни муенсасындагы чын энҗе бөртеге
Татарстан Дәүләт Советы рәисе Нәүрүз кунакларын бәйрәм белән котлады.
-
Украинада Кырым күпереннән йөрүне тыю турында уйланалар
Кырым блокадасы координаторларының берсе Ленур Ислямов күпердән йөрүчеләргә карата санкцияләр кертергә тәкъдим итте.
-
Рәдиф Кашапов татар теле, музыка, театр турында сөйли
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһимов һәм аның дуслары YouTube та хәзер бик популярлашып киткән интервью жанрындагы видеолар төшерә башлады.
-
Төшкә кергән теш. Табибка бардың да эш беттеме?
Авырсаң, чирнең һәркайсы яман. Табибка йөрүне гадәти хәлгә санасак та, тешнекенә барырга курыкмаучылар сирәк. Шуңа да азакка кадәр сузып йөрибез. Теш табиблары исә, авыру азынмасын өчен, елга ике мәртәбә үзләренә чакыра. Хәзер теш дәвалау клиникалары адым саен. Тешне дә дәвалыйлар, яңасын да ясап бирәләр. Тик бер бардың да, мәшәкатең бетте түгел.
-
Россиялеләр ял итү өчен Төркияне сайлый
2017 елда Төркиядә Россиядән 4,6 млн кеше ял иткән.
-
Татарстанда 2018 елгы чәчү кампаниясе апрельнең икенче яртысында башланачак
Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш, диде авыл хуҗалыгы министры.
-
ТР Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә
Шимбә, 24 мартта, юеш кар ява һәм республика юлларында бозлавык булачагы фаразлана.
-
Миланда дөнья чемпионатында Заһитованың уңышка ирешә алмау сәбәбен тренеры аңлатты
Алинә ирекле программада шуганда өч тапкыр егылды һәм бишенче урынны гына алды.
-
Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә бара
2018 елның 24 мартында Казан шәһәренең Агросәнәгать паркында Саба муниципаль районының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре катнашында ярминкә бара.
-
Тормыш кыйммәткә төшә
Татарстан профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага каршы җинаять эше кузгату тирәсендәге вакыйгалар гел үзгәреп тора. Башта “Бәкер” шифаханәсе аша озак еллар дәвамында акча үзләштереп ятуда шикләнелүче ханым тикшерүчеләргә биргән күрсәтмәсеннән баш тартты, үзенә басым ясауларын әйтте. Соңрак исә хокук саклаучылар интернетта киресен дәлилләүче видеоязма урнаштырды.
-
Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин татар рухына хас ике теманы аерып күрсәтте
Камал театры үзенең легендар комедиясенең - “Казан егетләре” спектакленең видеоязмаларын күрсәтте.
-
Ринат Вәлиев тугызынчы тапкыр әти булган (ФОТО)
Әле күптән түгел генә "бабай" булган Татарстанның атказанган артисты, күренекле музыкант, баянчы, композитор, шагыйрь Ринат Сөләйман улы Вәлиевның 22 март көнне кечкенә кызы туган. Бу хакта үзенең инстаграмында Рифат Фәттахов яза.