Төшкә кергән теш. Табибка бардың да эш беттеме?
Авырсаң, чирнең һәркайсы яман. Табибка йөрүне гадәти хәлгә санасак та, тешнекенә барырга курыкмаучылар сирәк. Шуңа да азакка кадәр сузып йөрибез. Теш табиблары исә, авыру азынмасын өчен, елга ике мәртәбә үзләренә чакыра. Хәзер теш дәвалау клиникалары адым саен. Тешне дә дәвалыйлар, яңасын да ясап бирәләр. Тик бер бардың да, мәшәкатең бетте түгел.
Дәваланганнан соң, өзлегүләр килеп чыкса, нишләргә белми аптырап каласың. Баш авыртуы, борынга томау төшү, температура уйнау, сәбәпсез йөткерү – теш авырту аркасында төрле хәлләр булырга мөмкин. Казаннан Мөнирә Дәүлиева да хәле начарайгач, табибка бара. Анализ ясагач, анда көчле гайморит икәнлеген әйтәләр. Бер үк вакытта борын куышлыгында ят нәрсә барлыгы да шәйләнә. Төгәл ачыклар өчен, стоматолог аңа “3D” тикшерүе үтәргә киңәш итә. Заманча аппарат та борын куышлыгы тоташкан урынында ят әйбер барлыгын күрсәтә. Мөнирә бу матдәнең кайдан барлыкка килүен бик тиз исенә төшерә. Моннан 17 ел элек тешен дәвалатырга йөри ул. Пломба куйдырырга килгән көнне табиб урынында булмый, авырткан тешне практикант егеткә ышанып тапшырырга туры килә. Ул вакытта күңелендә шик калса да, борчымагач, әлеге вакыйга онытылып тора. Әнә шул теше кабат авырта башлагач, Казандагы 7 нче хастаханәнең Теш казналыгы һәм бит сөяге хирургиясе бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Биредә аңа операция ясыйлар. Бу бүлектә стоматолог-хирурглар әнә шундый авыруларны дәвалыйлар. Теш казналыгы авыртучылар, ялкынсыну, төрле җәрәхәтләрдән интегүчеләр, зарарсыз шешләрне алдыручылар, юл һәлакәтләрендә теш-бит, борыннары имгәнүчеләр килә бирегә.
“Дәвалый башлагач, өстәге тешемне алдырырга мәҗбүр булдым. Шуннан соң авызда сасы тәм барлыкка килде. Бик озак теш тамырым ябылмады. Ике ай буе газапландым”, – дип сөйли Сания Галиева. Ә борын куышлыгында бу вакытта үлек җыелган була. Хирург-стоматолог Миләүшә Курмакаева белдерүенчә, кайбер тешләрнең тамыры борын куышлыгында урнаша. Аны алдырганда бик саклык белән эш итәргә кирәк. Югыйсә теш белән борын куышлыгы арасындагы юка элпә ертылырга да мөмкин. Бу вакытта җәрәхәт үлекли башлый, гайморит пәйда булу куркынычы арта. Сәламәт тешнең тамыры череп тә, авыру китереп чыгарырга мөмкин. Борын куышлыгына якын теш тамырларын яматканда да игътибарлы булу таләп ителә. Пломба төпсез чокырга киткән кебек була. Чынлыкта ул борын куышлыгына кереп югала. Дәвалану өчен кайчак тешне алулары да ихтимал.
Шундый авыруларны дәвалаганда, кайбер теш тамырында киста үсү дә ачыклана. Белгечләр күп очракта тештән киткән өзлегүләрне дәвалауның бердәнбер юлы – операция ясату, диләр. Ялкынсынуның борын куышлыгында таралуы кайвакыт өске теш казнасы сөягенең имгәнүенә дә бәйле була. Күпләр элекке бәрелү-сугылуларын онытырга да мөмкин. Авыру озак еллардан соң да баш калкыта.
Чынлыкта тешнең без өчтән бер өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән. Әмма аның тере организм икәнлеген, нервлары, кан тамырлары барлыгын онытып та җибәрәбез. Авыруның килеп чыгуына да күп вакыт үзебез сәбәпче булабыз. Вакытында табибка бару да күп кенә өзлегүләрдән коткара. Иң мөһиме – теш сызлауга түзеп, азакка кадәр сузып йөрмәгез.
Казан шәһәренең 5 нче теш хастаханәсенең баш табибы Фәридә Миндубаева:
– Дәвалау барышында төрле хәлләр килеп чыгу, өзлегеп китү ул дәүләт кабинетында яисә шәхси дәвалау оешмаларында дәвалануга гына бәйле түгел. Ул табибның белеменә дә, кайсы бүлмәдә кабул итүенә, нинди технологияләр белән эшләвенә дә карамый. Бу мәсьәләдә төгәл генә җавап бирергә бернинди статистика юк. Кайчак кеше табибка озак вакыт килмичә йөри дә, дәвалана башлагач, өзлегеп китә. Бу кешенең үз организмыннан да, хроник авыруларыннан да, иммунитеттан да тора. Грипп белән чирләгәннән соң, кайбер мәкерле авырулар баш калкыта, алар тешкә дә бәрергә мөмкин. Яматып кайткач, берничә көннән теш урты шешеп чыга. Тел һәм авыз эче бозылырга мөмкин. Бу грипптан яки салкын тиеп өзлегүнең нәтиҗәсе булып тора. Теш сызлау, теш казналыклары бозылу еш кына кешенең үзенә дә бәйле. Табибка кимендә елына ике тапкыр килеп, бозык тешләрне дәвалатсаң, өзлегүләрдән сакланып та калырга була. Кисәтелгән, димәк, коралланган, дип юкка гына әйтмиләр бит. Сәламәт булыгыз!
Белеп торыгыз
– Сабыйның беренче сөт тешләре күренүгә үк, теш табибына барырга кирәк. Табиб тешләрне ничек дөрес чистартырга, авызны нәрсә белән чайкатырга кирәклеген әйтер.
– Теш щеткасын ачык килеш сакларга кирәк: кулланганнан соң ул кибеп, җилләп торырга тиеш. Әгәр щетка юеш кала икән, анда микроблар үрчи һәм бу теш уртлары зарарлануга китерә.
– Шалфей үләне чәен пешерегез. Шуны сөзеп, җылы килеш авызда мөмкин кадәр озаграк, авырткан теш ягындарак тотып чайкагыз. Көнгә 3-4 мәртәбә чайкарга кирәк булачак.
– Имән кайрысы һәм бака яфрагы төнәтмәсенең дә файдасы бар. Кыш көне сары мәтрүшкә һәм ромашканың кипкән чәчәкләрен пешереп, марля аша бераз гына сөзеп, калган "ботканы"ны марлясы белән урт һәм яңак арасына куярга. Хәзер даруханәләрдә пакетлы әзер чәчәкләр дә бар.
– Сарымсакны ваклап турап, марляга төреп, беләзектә пульс сизелгән урынга куярга. Сул яктагы теш авыртса, сарымсак уң якка, һәм киресенчә. 10-20 минуттан артык тоту ярамый, чөнки сарымсак согы тирене яндыра. Сарымсакны вакламыйча да бәйләп куярга мөмкин.
Бераз мәзәк
– Сез нәрсәдән күбрәк куркасыз?
– Караңгылык һәм теш табибларыннан.
– Теш табиблары аңлашыла. Ә караңгылыктан нигә куркасыз?
– Ә сез беләсезме, караңгылыкта күпме теш табибы качып торырга мөмкин?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев