Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Спорт яңалыклары

Миланда дөнья чемпионатында Заһитованың уңышка ирешә алмау сәбәбен тренеры аңлатты

Алинә ирекле программада шуганда өч тапкыр егылды һәм бишенче урынны гына алды.

Россия фигуристы Алинә Заһитова тренерларының берсе Даниил Глейхенгауз Миланда дөнья чемпионатында Заһитованың уңышка ирешә алмау сәбәбен “нерв киеренкелеге” белән аңлатты. “Шулай да аңа 15 яшь кенә икәнлеген һәм дөнья чемпионатында бу аның дебюты икәнлеген онытмыйк. Кызганыч, ирекле программада ул каушавын баса алмады”, - дип китерә белгеч сүзләрен Россия фигуралы шуу федерациясе сайты.

Глейхенгауз шулай ук җанатарлар алдында гафу үтенеп, Россия җыелмасы остазларының әлеге хәлне әле ахыргача аңлап бетермәүләрен таный. Шул ук вакытта ул фигуристканың, уңышсыз чыгышыннан тәҗрибә алып, нәтиҗәдә көчлерәк булачагына ышаныч белдергән.

Заһитова ирекле программада шуганда өч тапкыр егылды һәм кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре суммасы нигезендә бишенче урынны гына яулады. Россияленең бу - зурлар дәрәҗәсендә беренче шәхси турниры һәм ул анда уңышка ирешә алмады, дип белдергән ТАСС.

Чемпионатта Канада фигуралы шуучысы Кэйтлин Осмонд җиңүче булып танылган. 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев