Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба командасы – теннис ярышлары җиңүчесе, Саади Исмаилов –беренче

Сабада РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган урманчысы, "Почет билгесе" һәм "Октябрь революциясе" орденнары кавалеры Нургали Миннехан улы Миннеханов истәлегенә өч көн дәвам иткән Бөтенроссия өстәл теннисы турниры төгәлләнде.

Ярышларда Россиянең иң  көчле теннис  осталары, Татарстан районнарыннан 2005 елда һәм  аннан соң туган үсмерләр    көч сынашты. Авыл районнары командалары арасында  Саба  теннисчылары  чираттагы  җиңүләрен   яуладылар. Шәхси зачетта Сабадан Илсөяр Кәримуллина, Гадел Вәлимөхәммәтов – 2нче, Камилла  Шиһапова һәм Газиз Дәүлиев 1нче  урынны  алдылар. Россиянең иң  көчле теннисчылары  арасында  барган турнирда спортка районыбызда юл ярган Саади Исмаиловның финалда Казаннан Виталий  Мурзин белән  уйнавы җанатарларның көчле алкышлары астында барды. Саади көндәшен 3:0 исәбенә отып, мемориал тарихында беренче җиңүен  яулады. Тамашачы шулай ук  финалда очрашкан Елена Абаимова (Владимир) белән  Анна Блажко арасындагы  уенда да Казан  кызы өчен җан  атты.  Алкышлар  булышты: Анна мемориалның  беренче баскычына   күтәрелде. Анна Блажко катнаш разрядта да Айнур Сабиров белән  уйнап җиңүче булды. Ә Саади Исмаилов парлы разрядта Рафаэль Тимергалиев белән уйнап, 3нче нәтиҗә   күрсәтте.  Парлы разрядта җиңүне Тарас Мерзликин  белән  Станислав Меркушев (Мәскәү) яулады.

Җиңүчеләрне һәм призерларны  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры  Рифкать Миңнеханов, урман хужалыгы министры Равил Кузюров,  яшьләр эшләре һәм спорт министры   урынбасары  Хәлил Шәйхетдинов,  ярышларның  спонсоры – “Транслом Переработка” компаниясе генераль директоры Марат Галиев, башкарма  комитет җитәкчесе Марат Ишниязов бүләкләде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев