Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Украинада Кырым күпереннән йөрүне тыю турында уйланалар

Кырым блокадасы координаторларының берсе Ленур Ислямов күпердән йөрүчеләргә карата санкцияләр кертергә тәкъдим итте.

Россия Федерациясендә тыелган оешмаларның берсе - "Кырым татар халкы мәҗлесе" - Кырым күпере аша йөрүне чикләү өчен барысын да эшләячәк. Бу хакта Кырым блокадасы координатордарының берсе Ленур Ислямов “Обозреватель” басмасына әңгәмәсендә белдергән.

Сәясәтче Ислямов Украина хакимиятенә  Кырым ярымутравына бу күпердән чыккан барлык транспорт чараларын һәм барлык кешеләрне теркәргә, аларга каршы санкцияләр кертергә тәкъдим иткән. “Барлык кешеләрне теркәргә кирәк. Һәрберсен исем буенча. Алар кая баруга карамастан, санкцияләр кертергә”, - дип җиткергән ул.

Чикләү чаралары кертү тиешле нәтиҗә бирмәгән очракта, күпердән йөрүгә турыдан-туры каршылык тудыра торган башка чаралар да кулланырга мөмкинлеген белдергән ул.

"Кырым татар халкы мәҗлесе" -  Россиядә экстремистик оешма буларак танылган һәм тыелган.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев