Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан "Җир сәгате" халыкара акциясенә бүген унынчы тапкыр кушыла

Экологик чара 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр уздырыла.

"Татар-информ" элегрәк хәбәр иткәнчә, бүген Татарстан халкы "Җир сәгате-2018" халыкара акциясендә катнашырга чакырыла. Экологик чара 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр үткәрелә.  Ул "Табигать өчен тавыш бир!" дигән баш астында уза. Планетабызга теләктәшлек белдереп, утны һәм башка электр җиһазларын бер сәгатькә сүндереп торырга кирәк.

Татарстанлылар шулай ук Казанга "Җир сәгате башкаласы" исемен яуларга да булыша ала. Моның өчен үзеңнең катнашуыңны акция картасында: http://60.wwf.ru/#map-world расларга һәм дусларыңны чакырырга кирәк. Җиңүче-шәһәр 29 март көнне, катнашучылар исәбен алып, тавышларны санау юлы белән ачыкланачак.

Шунысын билгеләп узарга кирәк, Татарстан Республикасы "Җир сәгате" табигать саклау чарасында ел саен актив катнаша. 2017 елда, әлеге акцияне уздыру нәтиҗәсендә, 60 МВт электр энергиясе куәтен саклап калу мөмкин булды.

Быел безнең республика экология акциясенә унынчы мәртәбә кушылачак. Бүген - билгеләнгән сәгатьтә - "Казан Кремле" музей тыюлыгының, Казан Ратушасының, Министрлыкларның һәм ведомстволарның, шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы хакимият биналарының тышкы утлары сүндереп торылачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев