Фото: Дәрвишләр бистәсендә янгын сүндергәндә мәет табылган
Дәрвишләр бистәсендәге ут капкан хуҗасыз агач бина урман эчендә булган.
(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Казанның Совет районындагы Дәрвишләр бистәсендә урман ешлыгындагы ут капкан хуҗасыз агач бинаны сүндергәндә, 71нче янгын-коткару хезмәткәрләре мәет тапкан. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә янгын турында хәбәр кичә 6.47 сәгатьтә алынган. Янгын сүндерүчеләр килгәндә төзелеш калдыклары янган, хуҗасыз агач бинаның түбәсе ишелгән.
5 минуттан янгын сүндерелгән. Калдыкларны актарганда, тулаем диярлек янган кеше гәүдәсе табылган. Аның шәхесе, хатын-кызмы, ир-атмы икәнлеге урында ачыкларлык булмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев