Саба таңнары

Гамил НУР: “35 яшемә кадәр бушка эшләдем”

Тамада, туйлар, бәйрәмнәр алып баручы Гамил Нур белән әңгәмә кордым әле.

- Гамил, җәяү йөрисеңме?
- Правам, машина алырга мөмкинчелегем дә бар, әмма иң беренче багана минеке булачак.
- Чакырган җиргә ничек барасың?
- Алып баралар, кайтарып куялар. Чит шәһәрдә булса, аэропортка килеп алалар, илтеп куялар.
- Дисктан син алып барган хәләл туйны карадым, ул шактый күңелсез...
- Хәләл туйда яхшы тамада булырга тиеш: Фирдүс Тямаев яки Данир Сабиров. Тамада аракы эчмәгән кешенең борын тишегеннән кереп, башка тишегеннән чыгарга, кайнатырга тиеш. Шунда гына хәләл туйга җан керәчәк.
- Туйда тамада ниемә кирәк? Нигә туганнар үзләре генә алып бармый?
- Туганнар да хәзер бер-берсеннән ераклашты. Бай туганы ярлысын бар дип тә белми.
- Туйдан күпме акча аласың?
- Миңа 44 яшь, 35 яшемдә генә туй өчен акча ала башладым, аңа хәтле бушка эшләдем. Сукыр кешеләргә барып, әле дә бушка эшләп кайтам. Фәкыйрь мөселманнан да акча алмыйм. Алып баруым биш меңнән башлана. Мәскәүдә 150 мең сорый алам, үзем өчен генә түгел, бригадам өчен.
- Син алып барган туйдан соң аерылышучылар бармы?
- Иң әзе - минеке. Кәләш - стерва, егетне саварга тели икән, туй үткәрүдән баш тартам. Бер кәләш кыска итәк кигән, интеллекты куян дәрәҗәсендә, ә үзе яхшы егетне эләктергән, "Европача туй кирәк!" - ди. "Синең Европада булганың бармы соң?" - дидем аңа.
Бер таныш тамада әйтә: "Туйдым мин ул кәләшләрдән, хәзер юбилейлар гына алып барам", - ди.
Туйда "Иң яраткан кешем - хатыным, ирем", - дип аларга торт ашаталар. Ә мин алай иттермим: "Иң яраткан кешең атаң-анаң, ирең сине түгел, беренче чиратта анасын ярата", - дим.
- Иллегә җитәсең инде, һаман өйләнмисең. Сәбәбен үзең беләсеңдер, сорамыйм, үпкәләрсең тагын. Үз туеңа тамада чакырачаксыңмы?
- Белмим.
- Череп баедыңмы инде?
- Баедым дип әйтә алмыйм, хәерче дә түгелмен. Әрсезләр череп байый ала, исерекләр өчен дә, чиркәүгә барып та туй ясый андыйлар.
ГАБДЕРӘХИМ

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: