Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлназ Сәфәрова нинди китаплар укый

Гөлназ Сәфәрова, «Татар радиосы» алып баручысы - Күптән түгел генә Пауло Коэльоның «Вероника решает умереть» китабын укып чыктым. Әлеге авторны мин бик яратып укыйм, бу китабы исә аеруча ошады. Төп героиня Вероника тормыштан туеп, үз‑­үзенә кул салырга уйлый, әмма аның бу гамәле барып чыкмый. Шуннан соң аны психик авырулар хастаханәсенә...

Гөлназ Сәфәрова, «Татар радиосы» алып баручысы
- Күптән түгел генә Пауло Коэльоның «Вероника решает умереть» китабын укып чыктым. Әлеге авторны мин бик яратып укыйм, бу китабы исә аеруча ошады. Төп героиня Вероника тормыштан туеп, үз‑­үзенә кул салырга уйлый, әмма аның бу гамәле барып чыкмый. Шуннан соң аны психик авырулар хастаханәсенә салалар. Анда да, күп итеп дару эчеп, үләргә уйлый. Анысы да уңышсыз була. Хастаханәдә берәү кызга, йөрәгеңне бозып бетергәнсең, ун көннән үләсең, ди. Шуны ишеткәч тә, Верониканың тормышка карашы үзгәрә. Хастаханәдә ул бер егеткә гашыйк була. Автор аның хис-кичерешләрен бик оста тасвирлый. Шушы китапны укыгач та мин кайбер әйберләргә икенче күзлектән чыгып карый башладым. Гомумән, миңа шундый психологик яктан тәэсир итә торган китаплар ошый.
Татар язучыларыннан яраткан авторым - Әмирхан Еники. Аның әсәрләрен кайта‑кайта укыйм. Француз язучысы Бальзакның әсәрләренә дә битараф түгелмен.
Хәсән Туфан, Такташ, Маяковский, Марина Цветаева, Анна Ахматова, Пушкин шигырьләрен яратам.
Иң истә калган китабым - Антуан де Сент-Экзюпериның «Маленький принц»ы. Аны мин бөтен кешегә дә укырга киңәш итәр идем.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.
Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев