Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Гөлүсә Закирова: "Фатирдан фатирга күчкәндә иң авыр йөк - китапларым"

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Гөлүсә Закирова - язучы, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире: - Шәхси китапханәм шактый бай. Фатирдан фатирга күченгәндә, шул китапларны ташырга кеше эзләп, шактый кыен ашадым. Хәзер исә аларның күбесе ябык шкафта саклана, әмма күңелгә якыннары язу өстәле киштәләренә дә «чыгып кунаклый». Алар арасында Нәкый...

"Сез нинди китап укыйсыз?" сәхифәсендә Гөлүсә Закирова - язучы, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире:
- Шәхси китапханәм шактый бай. Фатирдан фатирга күченгәндә, шул китапларны ташырга кеше эзләп, шактый кыен ашадым. Хәзер исә аларның күбесе ябык шкафта саклана, әмма күңелгә якыннары язу өстәле киштәләренә дә «чыгып кунаклый». Алар арасында Нәкый Исәнбәт туплап нәшер иткән мәкальләр китабы бар. Бер авылга эш сәфәре белән баргач, ишек ябылмасын дип кыстырып куелган яшел тышлы китапны күргәч, йөрәгем жу итеп китте. Сорап алып кайттым, төзекләндердем, хәзер гел файдасын күрәм. Киштәдә урын алган Харрас Әюпнең «Йөз яктысы» шигырьләр җыентыгына тузан кундырган юк. Мәгънәле шигырьләр!
Фәнис Яруллинның китапларын да юк‑юкта укып утырырга яратам. «Урман кызы» китабындагы повестьлары язучының заман яшьләре сулышын шактый оста тоемлавын күреп соклану уята.
Иң соңгы укыган китабым Габделхәй Сабитовның «Ай сукмагы» булды. Шундагы хикәяләреннән «Өч күңел»не укып карагыз әле. Мине тәмам тетрәндерде ул. Авыл. Карт белән карчык. Улларыннан хәбәр көтәләр. Гомер үтә. Көзге артына кыстырылган, саргаеп инде таушала башлаган соңгы хатын алып укыйлар да тагын көндәлек тормышка чумалар. Үзара сөйләшүләре дә шулкадәр табигый, үз әти-әниеңне ишеткәндәй буласың. Менә бер көн карчык вафат. Яткан җиреннән генә бакыйлыкка күчкән, бичара. Ялгыз тормыш иткән көннәрдә малай кайтып төшә. Кәеф‑сафа корып йөргәч, әтисен шәһәргә китәргә күндерә. Әмма авыл күздән күмелде дигәндә генә, Сираҗетдин карт сикереп диярлек арбадан төшеп кала. Менә ул буыннар алмашы. Менә ул фаҗига.
Соңгы арада укылган китаплар арасында Марсель Галиевнең «Көлә беләсеңме?» китабы да бар. «Оҗмах ачкычы кемдә?» хикәясе аеруча истә калды.
Социаль челтәрләрдә марафонны #kitap #uki #uqu #китап #укы хештегы белән дәвам итәргә мөмкин.


Дилбәр Гарифуллина язып алды

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X