Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Груничев: Июльдә Татарстанда коммуналь тарифлар рөхсәт ителгән чикләрдә артты

Гражданнар түләвенең тулаем үсеше 4 процент тәшкил итәчәк.

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар 4 процентка арткан. Ул — рөхсәт ителгән чик. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ТР Хөкүмәте Йортында коммуналь хезмәтләргә тарифларны үзгәртү мәсьәләсенә багышланган брифингта сөйләде.

«Россия Хөкүмәте 2020 елга коммуналь хезмәтләр өчен коммуналь түләүләр бәйсен арттыру турында карар кабул итте. Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен быел индекс 1 июльдән 4 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә күләмне бозу очраклары юк. Барысы да 4 процент кысаларында бара», — диде ул.

Александр Груничев сүзләренчә, 1 июльдән республика халкына сатыла торган табигый газга ваклап сату бәясе 5,72 сум/куб. м тәшкил итә. «Электр энергиясенә тариф 3 сум 93 тиен билгеләнгән, ә авыл җирлеге һәм шәһәр халкы өчен электр плитәләре белән җиһазландырылган күп фатирлы йортларда — 2 сум 77 тиен», — диде ул.

«Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү өчен 1 кешедән 89,8 сум, ә шәхси торакта яшәүчеләр 97,4 сум түли», — диде Татарстан Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Фото: Рамил Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X