Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хаҗга багышланган яңа тәңкә дөнья күрде [+фото]

Татфондбанк сатуга Хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде. Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында. Тәңкәнең бер ягында Мәдинәдәге Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында Хаҗның 3 символы урын алган: ябык алтынланган Коръән, Кәгъбатулла һәм ачык алтынланган Коръән. Шулай ук тәнкәдә Әл-Хәрәм мәчете дә...

Татфондбанк сатуга Хаҗга багышланган көмеш тәңкә чыгарды. Аның дизайны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре белән берлектә эшләнде. Алтынланган көмеш турыпочмаклы триптих формасында.


Тәңкәнең бер ягында Мәдинәдәге Ән-Нәбәви мәчете, ә икенче ягында Хаҗның 3 символы урын алган: ябык алтынланган Коръән, Кәгъбатулла һәм ачык алтынланган Коръән. Шулай ук тәнкәдә Әл-Хәрәм мәчете дә бар. Тиражы - 200 данә, авырлыгы - 124,4 г, ә бәясе - 35 мең сум тәшкил итә.


Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәтендә белдерелә.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев