Саба таңнары

Хакың күпме, эшчем?

Россиядә соңгы вакытларда эшче профессияләренең абруе үсүе хакында хәбәрләр күренә башлады. Соңгы саннарының берсендә "Российская газета": "Россиядә эшчеләрнең хезмәт хакы 120 мең сумга кадәр җитә", - ди­гән хәбәр таратты. Дөрес, югары хезмәт хакы алу өчен эш­чегә югары квалифика­ция­гә ия булырга, Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәргә яисә илнең ерак төбәкләренә вахта методы...

Бездә хәзер, чынлап та, яшь­ләрнең югары уку йортларына ашкынулары кими төште, үс­мер­ләрнең байтагы техникумнарга һәм көллиятләргә укырга керер­гә мәҗбүр. БДИ бирүдән курыккан үсмерләргә бер генә юл кала: тугызынчы классны тәмам­лауга, документларны урта профессиональ белем бирү йортларына илтеп бирү. Илдә структур реформалар башланып, югары технологияле товарларны үзебездә җи­теш­терергә керешсәк, станок артына басучы яшьләрнең санын кискен үстерергә туры киләчәк, билгеле. Яшьләрнең цехларга килүе исә хезмәт хакларының юга­рырак булуы белән генә тәэмин ителә ала. Бу беркемгә дә сер түгел. Шуңа күрә эшчеләргә түләнә торган хезмәт хаклары ил икътисадының сатып-алу һәм әвеш-тәвеш китерүдән туктап, җи­тештерүгә күчә башлавын күрсәтүче индикатор булып тора.

Вакансияле урыннарга персонал эзләүче һедһантерлар (Head­Hunter) бүген Татарстанда нинди профессия вәкилләренә күпме хезмәт хаклары вәгъдә итәләр, "ак якалар"га караганда эшче куллар югарырак бәяләнәме - шуларны тикшереп карыйк. Мин бу юлларны язганда, вакансияләр сайтында эретеп ябыштыручыларга 24 вакансия бар: 25 мең сумнан башланган хезмәт хакларын 10 урында тәкъдим итәләр, 2 эш урыны 45 мең сумнан югарырак бәяләнә, бер урынга 50 мең сумлык керем белән эшкә чакыралар. 57 токарь һәм фрезерлаучы кирәк. Хезмәт хаклары 25-30 мең сумнан башлана, хезмәт хакы үскән саен вакансияләр саны кими. 50 мең сумнан башланган хезмәт хакына ике генә токарь өметләнә ала. Квалификация та­ләп итми торган йөк төяүче­ләр­нең дә якын­ча шулайрак бәялә­нүен искә алсак, югары квалификацияле эш­че куллар чамасыз югары бәя­ләнә дип әйтмәс идем.

Хәзер инде "ак якалар"ның вакансияләрен карыйк. Кече һәм урта бизнесны кредитлаучы банк хезмәткәрләренең (71 вакансия бар) хезмәт хаклары 30 - 85 мең сум тирәсе һәм аннан да артыграк. "Икътисадый дисциплиналар буенча студент эшләренең авторы" дигән кызыклы бер вакансия бар. Ялган курс эшләре һәм диплом эшләре әвәләп утыручы бу кешегә 50 мең сумга ка­дәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр. Кече "бизнес"ның бу төренә көн­гә меңгә якын студент мәсьәләләр чишүдән башлап фәнни хезмәт­ләр язып бирүгә кадәр үтенечләр белән мөрәҗәгать итә икән.

Әҗәт­ләрне кире кайтаручы бел­геч­ләргә дә ихтыяҗ зур. Соңгы вакытларда нык беләкле мондый егетләргә бөтен ил буенча со­рауның ике тапкыр артуы турында хәбәр итәләр. Банклар Казанда, Азнакайда, Әгерҗедә һәм башка шәһәрләрдә шундый бел­гечләр эзлиләр. Коллекторга тү­лә­нә торган мин тапкан иң югары хезмәт хакы 100 мең сумга кадәр җитә. 25 мең, 50 мең, 70 мең сумлык вакансияләр гадәти. Авто­мо­бильләр иминиятләштерү белән шөгыльләнүчеләр (иминиятләш­терүчеләр үзләре файда калмый дип зарланалар) 25 меңнән 60-70 мең сумга кадәр бәяләнә торган эш урыннарына өмет итә алалар. Иң табышлы өлкә - тормышны ими­ни­ятләштерү.

Мин бу юлларны язганда, Казанда, Чаллыда, Түбән Камада хезмәт хакы 120 мең сумга кадәр җитә торган өч агентка эш урыны бар. Ни өчен автомобиль иминиятләштерү­че­ләрнең тормышны иминият­ләш­терү буенча өстәмә хезмәтне мәҗ­бүриләп тагарга тырышулары аңлашыла инде шуннан. Ди­мәк, иң зур гонорарлар шул өл­кә­дә. Фитнес һәм матурлык салоннарында да яхшы түләүле вакан­сияләр очрый. Тренажер залы­ның инструкторы ди­гән белгечкә 100 мең сумга кадәр хез­мәт хакы вәгъдә итүчеләр күренә. Китап­ханә эше буенча ялган фәнни хезмәтләр язарга мөм­кинлеге булучыларга да 90 мең сумга кадәр гонорар вәгъдә итүче бар. Төрле фәннәр буенча ялган фән­ни хез­мәтләр язучыларга вакан­сияләр исә шактый мул, хезмәт хаклары гына әллә ни югары түгел: 20 - 40 мең сум арасында тирбәлә. Без­нең вузларда белгеч­ләрне ничек әзерләүләрен күрсә­тә торган бик кызыклы феномен инде бу. Югары уку йортлары ялган белгечләр штамплыйлар ди­гән сүз. Юристлар өчен дә ва­кансияләр шактый, хезмәт хаклары да начар түгел: 20-30 мең сумнан башлана. 50-120 мең сумга җиткәннә­ре дә бар.

Вакансияләр базарын анализлау илдә структур реформалар башланды, җитештерү өлкәсендә тир түгүчеләрнең хезмәт хаклары чамасыз үсте, эшсез калган "ак якалар" исә елыйлар һәм эшче профессиясе үзләштерү турында хыялланалар дип әйтергә әлегә нигез юк икәнен раслый. Кыскасы, хезмәт хаклары өлкәсендә пролетариат диктатурасына ерак әле.

http://www.vatantat.ru

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: