Саба таңнары

Сабинский район

Яңалыклар

“Халык контроле” мәгълүмат системасына районнан 6 хәбәр кергән

Агымдагы елда республика электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына (ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына) безнең районнан 6 хәбәр кергән. Алар барысы да урам-юлларны, күперләрне төзекләндерүгә, чисталыкка кагы­лышлы. Әлеге хәбәрләрнең дүртесе хәл ителгән. Әйтик, Байлар Саба­сының Мәктәп урамы буенча җәел­гән бетон тротуарлардан чыгып торган тимер элмәкләргә абынып егылу куркынычы бетерелгән, Керән­не...

Агымдагы елда республика электрон "Халык контроле" мәгълүмат системасына (ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына) безнең районнан 6 хәбәр кергән. Алар барысы да урам-юлларны, күперләрне төзекләндерүгә, чисталыкка кагы­лышлы. Әлеге хәбәрләрнең дүртесе хәл ителгән. Әйтик, Байлар Саба­сының Мәктәп урамы буенча җәел­гән бетон тротуарлардан чыгып торган тимер элмәкләргә абынып егылу куркынычы бетерелгән, Керән­не - Иске Мичән юлында җиңел авто­мобильләрдән бигрәк мәктәп автобусына йөрергә комачаулык иткән чокырлар ямалган. Ә Бакшанды авылына керер өчен Мишә елгасы аша тимер басма ясау 2015 елда Мичән авыл җирлегенең кереме булуга карап хәл ителәчәк. "Халык контроле"нә соңгы хәбәр 3 августта алынган. Анда Иске Икшермә кадет мәктәбе-интернаты бинасы артында чүп-чар өеме булуы турында әйтелә. Моңа Саба муниципаль районы башкарма комитетының җавабыннан күренгәнчә, стадион тө­зе­леше вакытында төбе белән чыгарылган куаклыклар яңа уку елы башланганчы алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев