Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Хатирә" клубы Сабантуе оештырган

Хезмәт ветераннары Саба гимназиясе коллективының игътибар үзәгендә. Ветераннар советы каршындагы "Хатирә" клубы ай саен үзенең утырышларын уздыра. Май аенда өлкәннәребезне гимназиябезнең актлар залында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан укытучылар көче белән әзерләнгән матур концерт белән хөрмәтләдек. Ветераннарга туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге, уку елында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирелде....

Хезмәт ветераннары Саба гимназиясе коллективының игътибар үзәгендә. Ветераннар советы каршындагы "Хатирә" клубы ай саен үзенең утырышларын уздыра. Май аенда өлкәннәребезне гимназиябезнең актлар залында Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан укытучылар көче белән әзерләнгән матур концерт белән хөрмәтләдек. Ветераннарга туган якны өйрәнү музее эшчәнлеге, уку елында башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирелде. Хәйдәр Хисанов Сабада сугыш чорында эшләгән укытучылар турында мәгълүмат бирде, тыл ветераннарына багышланган яңа төзелә торган "Хәтер" китабы турында сөйләде. Утырыш вакытында 7 кешедән ветераннар советы сайланды.

Еллык эшкә нәтиҗә итеп "Хатирә" клубы каршында кичке Сабантуй оештырылды. Табигатьнең матур кочагында яшәгән җиребез матурлыгына хозурланып, ял иттек. Ветераннар төрле спорт уеннарында катнашып, чәй табыны артында татар халкының көйләрен җырлап күңел ачтылар.

Розалия Мөхәммәдиева,

гимназиянең ветераннар советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев