Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Хезмәт ветераннары районыбыз хуҗалыклары буенча сәяхәткә чыкты [фоторепортаж]

Көр күңелле, яшьләргә биргесез энергияле булулары белән егетләр дип әйтәсе килсә дә, оныклары барлыгын белгәч бабай диясе була инде үзләренә. Алар заманында, гаярь, көчле чакларында кайда хезмәт куйсалар да, район тормышында якты эз калдырып эшли белгәннәр, гаиләләрендә җылы учак булдырганнар. Шуңа күрә өлкәнәйгән көннәре дә бәхетле һәм яшьләргә үрнәк. Район...

Көр күңелле, яшьләргә биргесез энергияле булулары белән егетләр дип әйтәсе килсә дә, оныклары барлыгын белгәч бабай диясе була инде үзләренә. Алар заманында, гаярь, көчле чакларында кайда хезмәт куйсалар да, район тормышында якты эз калдырып эшли белгәннәр, гаиләләрендә җылы учак булдырганнар. Шуңа күрә өлкәнәйгән көннәре дә бәхетле һәм яшьләргә үрнәк.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Өлкәннәр көне уңаеннан, төрле елларда авыл хуҗалыгында һәм төрле урыннарда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын хуҗалыклар буенча сәяхәткә алып чыга. Әлеге күңелле чара быел 29 сентябрьдә "Юлбат" хуҗалыгы - "Сабантуй" стендлы ату һәм спортинг комплексы - Тимершык мәктәбе - "Олыяз" хуҗалыгы маршруты буенча үтте. Йосыф-Алан авылындагы саву заллы сөтчелек комплексына килеп кергәч тә, шаккатты ветераннар. Гаҗәпләнмәслек тә түгел, алар эшләгән чор белән бүгенге хезмәт шартларында аерма бик зур.

- Америкада шулай икән дип, киноларда гына күрә идек бит без боларны, - диеште өлкәннәр. Ә инде "Сабантуй" комплексына килгәч, яшьлекләренә кайткандай булдылар. Стендлы ату һәм ипподромдагы атлар язмышы белән дә кызыксындылар. Ат кайсы гына чорда яшәсә дә якын шул татар кешесенә.

Сәяхәтнең быелгысында күрше кукмаралылар да бар иде. 1950-1952 елларда Саба районы җир бүлегендә агроном булып эшләгән Мияссәр Мансуров җитәкчелегендәге делегацияне күрше сабалылар тормышын барып күрәсе килү теләге китергән безгә. Мияссәр ага үзе үз районында ветераннар советы рәисе икән.

- Сабаны күрәсебез килде дә, район ветераннар советы рәисе Әнвәр Гафиятуллинга хәбәргә чыктык. Ул безнең тәкъдимне хуплады. Шаккатып йөрдек районыгызда башкарылган эшләргә, бик күп хезмәтләр башкарылган, - ди ул. - Мин Сабада эшләгән елларда, авыллар арасында каен полосалары утыртуда катнаштым. Ике көнгә ярты ипи бирәләр иде, юлларда саз, җәяүләп, йә булмаса ат белән йөрисе. Шулай тормыш иттек, хәзерге буынга булганның кадерен белеп, шөкер итеп яшисе.

Мондый сүзләр һәр өлкән кешенең күңелендә һәм телендә. Тимершык мәктәбенә килеп кергәч, анда укучы балалар өчен эшләнгән уңайлыкларны күреп, өлкәннәрнең кайберләренең керфекләре дә чыланды хәтта. Алар буыны моны күргәнмени?!

- Мәктәпкә кергәч укучы буласым, фермаларга кергәч мал табибы булып эшлисем килде, - ди озак еллар ветеринария өлкәсендә хезмәт куйган Габит Фәхретдинов.

Робот белән җиһазландырылган "Олыяз" сөтчелек комплексын һәм сөт эшкәртү цехын күргәч ил картларының сораулары тагын да артты. Замананың төрле чорларында хезмәт куеп гомер иткән өлкәннәрне һәрнәрсә кызыксындыра һәм аларның һәр сүзе, киңәше алтынга тиң.

Ветераннары "Олыяз" хуҗалыгында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин каршылады. Ул кунакларны авыл хуҗалыгының бүгенге яшәеше белән таныштырды.

- Бер кимичелек бар сезгә, - диде ветераннар. - Әчетке һәм чиләк-көянтә күтәреп апара ташучыларыгыз күренми. Әлбәттә инде, шаяру белән әйтелгән сүзләренең асылында - авыл хуҗалыгында башкарылган эшләргә сокланулары, әтиләрчә, булдыргансыз диюләре ята!

Бертөркем өлкәннәр әлеге күңелле маршрутны АПК һәм барлык тармаклар хезмәтчәннәре профсоюзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина җитәкчелегендә йөрде.

- Мондый очрашуларны бишенче ел уздырып киләбез, алга таба да дәвам итәчәк. Өлкәннәребез бер-берсе белән күрешәләр, хезмәт елларын искә алалар, авыл хуҗалыгының бүгенгесе белән танышалар. Авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан ветераннарның берсе дә игътибардан читтә калмый. Урыннарда чәй эчүләр оештырыла. Хуҗалыклар үзләре күчтәнәчләрен өләшә, - ди ул.

Өлкәннәр бала чагында күз алдына да китерә алмаган тормышны күреп, гаҗәпләнә, соклана. Яшь буынны тормышны яратып, шөкер итеп яшәргә чакыра. Ә аларның һәр сүзе алтынга тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев