30 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Казанның бер медицина учреждениесендә эшләүче яшь кыз пациентларының әгъзалары белән фотога төшеп, Instagram га урнаштырган
Казанның бер медицина учреждениесендә эшләүче яшь кыз пациентларының әгъзалары белән фотога төшеп, Instagram га урнаштырган. Фотода ак халат иясе бер пациентның талагын (селезенка) тотып, елмаеп фотога төшкән.
-
Хезмәт ветераннары районыбыз хуҗалыклары буенча сәяхәткә чыкты [фоторепортаж]
Көр күңелле, яшьләргә биргесез энергияле булулары белән егетләр дип әйтәсе килсә дә, оныклары барлыгын белгәч бабай диясе була инде үзләренә. Алар заманында, гаярь, көчле чакларында кайда хезмәт куйсалар да, район тормышында якты эз калдырып эшли белгәннәр, гаиләләрендә җылы учак булдырганнар. Шуңа күрә өлкәнәйгән көннәре дә бәхетле һәм яшьләргә үрнәк. Район...
-
"Рубин" җанатарлары "Казан-Арена" трибуналарын яндырганнар: полициясе бүлегенә 521 җанатар китерелгән
Казанда "Рубин" (Казан) - "Торпедо" (Мәскәү) командалары арасында футбол матчы вакытында Казан командасы фанатлары тарафыннан ясалган матди зыян күләме ачыклана, дип хәбәр итте бүген ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте. "Казан командасы фанатлары футбол матчы вакытында 4 файер, 5 төтен шашкасы, 2 петарда һәм 6 шартлаткыч пакет кулланган. Алар 20 дән...
-
"Әтиебез көчле рухлы кеше иде, безнең өчен һәр яктан үрнәк булды"
Арабыздан иртәрәк китеп барган шәхесләр, туган көннәре җитсә, әгәр исән булса, аңа фәлән яшь тулган булыр, дип зурлап искә алына. Бу көннәрдә Рафаэль Гаян улының каберенә дә яңа тере чәчәкләр куелды.
-
Гыймадиев хоббие
Картлык - шатлык түгел, җитмәсә, киләсен дә әйтеп тормый, көтмәгәндә ишек кага. Әмма гомернең ул чорын да актив тормыш алып барып үткәрергә була.
-
Татарстанда югалган яшүсмернең гәүдәсе табылган
Минзәләдә 13 яшьлек бер яшүсмер велосипедына утырып Минзәлә елгасына балык тотарга киткән җирдән өенә кире кайтмаган. Шушы көннәрдә шушы елганың элекке "Лебяжье" территориясе янында аның үле гәүдәсе табылган. Бер балыкчы аны кармакка эләктереп чыгарган. Әлеге эш буенча тикшерү бара, дип хәбәр итә Минзәлә җирле басмасы.